Дөньяда төрле хәл-вакыйгалар бик күп булып тора. Алар белән кызыксынасың, үзара фикерләшәсең: ни өчен, нилектән шулай килеп чыккан, ә кайберләрен аек акыл белән дә аңларлык түгел. Үзеңчә шунда ук бәя дә бирәсең: уңаймы, тискәреме. Анысы синең бу вакыйгаларны ни дәрәҗәдә тирәнтен белүеңә бәйле. Ә бәлки син үзең дә бу хәлләрнең...
Зур шау-шу куптарган, вакытында халыкны тетрәндергән тарихи вакыйгалар да күп булган. Халык теленә "хатыннар бунты" буларак кереп калган вакыйга Кайбыч тарихыннан аерылгысыз. Чөнки бу хәлләрнең шаһиты булганнарның балалары, оныклары әле дә яши. Әлеге тема белән "Кайбыч таңнары" газетасының элеккеге мөхәррире Ислам Мөхәммәтҗанов та кызыксынган иде һәм ул аның шактый ябык тема икәнлеген ачыклады. Районыбызда әле соңгы елларда гына оешкан төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Рәмис Хәялиевның рәсми хатын канәгатьләндереп, Дәүләт иминлеге комитетыннан архивка керергә рөхсәт алынгач, эзләнүләр яңа көч белән башланып китте. Архивтан документлар туплау, ксерокопияләрен алу, барлау эшенә элеккеге Дәүләт иминлегенең отставкадагы офицеры, якташыбыз Шиһабетдин улы Рәшит абый зур ярдәм күрсәтте. Шулай итеп, бу вакыйгага кагылышлы барлык документлар, мәхкәмә карарлары безнең кулга килеп керде. Менә ул: "Уголовное дело №2187. По обвен. Гайсарова и друг. Преступ. Предусм. По ст, 58-10 ук. 1929 года. Начало 20.11.1929г окончено 30.12.1929года." (ничек бар, шулай күчереп яздым). Барлык мәхкәмә эшләре гарәп хәрефләре белән язылган, шуңа да аны укырлык кеше табарга кирәк булды. Моны үзебезнең көч белән генә ерып чыга алмаслыкны аңлагач, текстолог ялларга мәҗбүр булдык. Шушы эшләрне башкарып чыккач, ягъни без аңлар дәрәҗәгә җиткәч, күп нәрсә мәгълүм булды.
"Хатыннар бунты" дип әйтү генә бер яклы җиңел бәя. Юк җәмәгать, бу утызынчы елларның, ягъни колхозлашу чорының бөтен катлаулылыгын, тирәнгә киткән үзара каршылыкларны, ә кайчакта кан, яшь түгелүнең аяусыз дәлилләрен күрсәтүче вакыйга. Архив материалларына тирәнрәк кергән саен, мондый кискен каршылыклы чорларда кеше шәхесенең бәһасе бер тиен тормавына инанасың. Аның тормышы, гаиләсе, киләчәге гасыр тузанына әйләнә. Бу кешеләрнең иле, халкы каршында гафу итә алмаслык нинди зур гаепләре булган соң? Ни өчен мондый кырыс хөкемнәр кулланылган?
1929 елда Олы Кайбыч авылындагы бер төркем кешеләр, советлар кабул иткән кануннарга риза булмыйча, дин тотарга ирек сорап, авыл имамының тартып алынган йортын кире кайтаруны таләп итә.
"Гает намазында хөтбәдә имам колхозлашуга каршы сөйләгән, мондагы хәлләрне Мәскәүгә җиткерү өчен, делегатлар озатырга юллык акча җыйганнар. Имеш, бер йортка җыелып, яшерен генә ни турындадыр киңәшләшкәннәр. Гаепләнүчеләрнең берсе урамда очраган коммунистларга "Сезгә күп калмады инде, тиздән башыгыз бетәчәк" - дип янаган. Хатыннарның кайсылары, йорттан- йортка йөреп, халыкны куркытып, колхозлашуга каршы имза җыйган. Элегрәк 1918-1919 елларда мәзин Фәйзуллинда патроннары белән пулемет тасмасы кисәге һәм шинель сукносы табылган булган. Димәк, пулеметы да бардыр, шулай булгач, советка каршы кораллы күтәрелешкә дә ерак түгел!» Карт мәзин бу әйберләрнең Казандагы 95 нче полк командиры, улы Лотфыйрахманныкы икәнлеген әйтсә дә, моның белән кызыксынучы булмаган. Әлеге донос Вәдигулла Фәйзуллинны атарга ярап куя. Менә шулардан гайре җитди гаепләүләр юк та...
Әлеге вакыйганың төп геройларын атамасак, дөрес булмас. Безгә гыйбрәт булырлык, догаларыбызда искә алырлык кыю затларыбыз, якташларыбыз алар.
1. Мөстәкыймов Кәрим - 1884 елгы, имам, гаиләсе җиде кешелек, хөкем карары - атарга.
2. Фәйзуллин Вәдигулла - 1858 елгы, мәзин, хөкем - атарга.
3. Гайсәров Мөхәммәтша - 1869 елгы, элеккеге старшина, гаиләсе җиде кешелек, хөкем - атарга.
4. Бикчәнтәев Галәветдин - 1877 елгы, гаиләсе биш кешелек, хөкем - 5 ел төрмә.
5. Бикчәнтәев Гәрәфетдин - 1869 елгы, гаиләсе биш кешелек, хөкем - 5 ел төрмә.
6. Ибәтуллин Гарифулла - 1871 елгы, гаиләсе җиде кешелек, хөкем - 5 ел төрмә.
7. Хәялиев Гәләветдин - ?, гаиләсе - ?, хөкем - 3 ел төрмә.
8. Ибраһимов Гарифҗан - 1881 елгы, гаиләсе биш кешелек, хөкем - 10 ел төрмә.
9. Зиннәтуллина Маһикамал - 1881 елгы, гаиләсе -ире, тугыз бала анасы, хөкем - 3 ел шартлы рәвештә.
10. Гыйззәтуллина Җиһан - 1871 елгы, ике бала анасы, хөкем - 3 ел шартлы рәвештә.
11. Хәкимҗанова Гаҗилә - 1888 елгы, гаиләсе -ире, алты бала анасы, хөкем - 3 ел шартлы рәвештә.
12. Үркәнәева Фатыйма - 1883 елгы, гаиләсе - ире, ике бала анасы, хөкем - 3 ел төрмә.
13. Хикмәтуллина Хәйрикамал - 1874 елгы, гаиләсе -ире, алты бала анасы, хөкем - 3 ел төрмә.
14. Сөләйманова Мәфтуха -1869 елгы, өч бала анасы. Хөкем - 3 ел төрмә.
Хөкем залында да бу кешеләр үзләренең "гаепләрен" танымаганнар, колхозлашуның файдага булмавын аңлатырга теләгәннәр. Мәчетнең даими эшләвен, мулланы җәберләмәүне таләп иткәннәр. Инде күп еллар узып, атылучылар һәм башкалар тузан булгач, 1995 елның 8 февралендә бу кешеләрнең барысы да репрессия корбаны буларак акланган. Без ул дәвердә яшәмәсәк тә, хәзерге чынбарлыктан чыгып, тарихка күз салсак, кемнәрнең хаклы булуын күрәбез. Кайда ул халыкны талап оештырылган колхозлар? Кая коммунизм? Кая җаныбызны дин юлында фида кылырлык иманыбыз? Бу сорауларга да һәркемнең үз җавабы, үз карашы.
Бәлки бу кешеләрнең язмышларыннан хәбәрдар булучылар бардыр. Фикерләрегезне газетабыз аша уртаклашсагыз иде. Үткәнен онытканның киләчәге юк диләр, шулай булгач онытырга хакыбыз юк.
Нет комментариев