Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Олы Кайбычта “Йолдызлык” балкышы

«Созвездие - Йолдызлык» ачык республика яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестивале үткәрелә башлаганга быел 15 ел тулды.

Ә унбишенче фестивальнең зона туры беренче тапкыр Кайбычта узды! Башта ул 9 төбәктә - Казан, Яшел Үзән, Биектау, Әгерҗе, Түбән Кама, Питрәч, Аксубай, Азнакай, Яр Чаллыда үтте һәм зона турларына 2-3 апрель көннәрендә Кайбыч нокта куйды.

Иртәдән безгә зур-зур автобусларда Буа, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан, Чүпрәле, Тәтеш районнарыннан, үзебезнең авыллардан балалар агылды гына. Ике көн узган сайлап алу турында шушы җиде районнан 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге 800 дән артык бала катнашты. Бу кадәр баланы тиешле югарылыкта каршы алу өчен, безнең оештыручылар алдан ук хәстәрен күрде: һәр районга аерым бүлмәләр бүлеп бирелде, кайнар ризык әзерләнде. Ә алар белән ничаклы җитәкче, кайберләренең әти-әниләре дә килгән. «Йолдызлык»ны яктыртуда төрле газета-журналлар, портал-сайтлардан 20гә якын журналист эшләде. Бу араларда Кайбычта «Йолдызлык» сүзе телдән дә төшмәде дияргә була. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннан башлап, аның кул астындагылар да, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре дә, фестивальдә катнашачак балалар да гел шуның белән генә яшәде кебек. Шуңа да оештыручылар да, катнашучылар да канәгать булып китте аннан.

Беренче көнне иң лаеклыларны сайлап алдылар, икенче көнне аларны кабат җиде иләктән иләделәр һәм җиңүчеләрне Казанга супер-финалга чакырдылар. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина рәислегендәге жюрига бер дә җиңел булмагандыр: 200дән артык чыгышны карап бәяләделәр бит! Ә жюри составы саллы: анда Мәскәүдән «Радость моя» гаилә телеканалының алып баручысы Дмитрий Платонов, «Иисус Христос - супер-йолдыз» рок-операсы хореографы Владимир Аносов, Татарстанның халык артисты, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстры Раилә Гарипова, «Йолдызлык»ның башкарма продюссеры Дмитрий Туманов һәм башкалар бар иде.

Балаларның үз дөньясы

Мәдәният йорты нәкъ умарта күчедәй гөжли. Фойега поп-корн, ап-ак күбек кебек баллы мамыкның хуш исе таралган, кемдер сок, пирожкилар сатып ала, чәчләренә төрле төсле бигудилар чорнаган кызлар көлешә, малайлар-кызлар бер-берсе белән гапләшә, кемнеңдер чәченә лак сиптерәләр, кайсылары фотога төшә, күрше бүлмәләрдән репетиция ясаган тавышлар ишетелә, кулларына бию костюмнары тоткан кызлар көзге алдында бөтерелә, җиңелчә макияжларын төзәтәләр, иннек сөртәләр. Тиздән гала-концерт башланачак. Әмма аркаларына фестивальнең фирма рюкзакларын аскан кайбер яшь артистлар кайтырга җыеналар. Кайсыларының күзләрендә яшь, елашалар - гала-концертка узмаганнар...

"Ә без шулкадәр тырышып әзерләнгән идек", - диде араларыннан берсе. Башка сорауларыма җавап биреп тормадылар. Федоровскоеның биюче кызларының да кулларында пакетлар.

- Кәефегез ничек, кызлар?

- Начар, зона турына кадәр килеп җиттек тә, төшеп калдык. Кайбычлар узды.

- Алай булгач, "Авыл денс" биючеләре сезгә көндәш инде.

- Ю-у-у-у-к, без алардан көнләшмибез. Без бит бер команда, Кайбыч данын бергәләп яклыйбыз, - диде араларыннан иң кечкенәсе булган Адилә.

Бии-бии остарып беткән, ничә ел "Йолдызлык"та катнашып, гел җиңүләр яулаган "Авыл денс" гала-концертта беренче урынны алды. Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Шуңа да беренче хореографик композицияләре сугыш чорын чагылдырды, икенчесендә кунак каршы алу күренешен күрсәттеләр. Шәп бииләр, баскан җирдә ут чыгаралар, костюмнарының матурлыгы күзләрне камаштыра. Коллектив 30 мең сум акча белән дә бүләкләнде.

- Без фестивальгә әзерлекне былтыр сентябрьдән үк башладык, - диде җитәкчеләре, район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова. - Биюләрне, һәр елдагыча, безнең чын дустыбызга әйләнгән хореограф Ренат Хәйруллин куйды. Репетицияләрне мин алып бардым. Олы Кайбыч мәктәбендә укучы биючеләребез белән күпләр горурлана.

Ә Казандагы энергетика университеты студенты Рәмис Закиров "День Победы"ны башкарганда күңелнең иң нечкә кыллары тибрәлде. Әнә ничек горур басып, зур осталык белән башкарды ул аны! Беренче урын - Рәмистә!

- Бу җиңүне мин күптән көткән идем инде. Мәктәптә укыганда "Йолдызлык"та җырлап, зона, Казанга узсам да, беренче урынга чыкканым юк иде әле. Кызганыч, мин киләсе елда бу фестивальдә катнаша алмыйм инде. Чөнки яшем чыга, анда бит 21 яшькә кадәр генә чыгыш ясарга була. Район башлыгы Альберт абый Рәхмәтуллинга, безне үсендергәне, һәрберебездә талант күрә белгәне, безгә сүзе белән генә түгел, эше белән дә булышканы өчен, Кайбычтагы барлык чыгыш ясаучылар исеменнән рәхмәт белдерәм. Ә иң зур рәхмәтем мине мәктәп елларында көйне тоеп җырларга өйрәткән остазым Фаилә Минһаҗевага. Бүген миңа диплом белән бергә ун мең сум акча да бирделәр, студент өчен зур ярдәм бу!

- Улым өчен генә түгел, бөтен Кайбыч өчен шатланып утырдым. Кем уйлаган безнең районда да шулай зурлап "Йолдызлык" үткәрерләр дип?! Сәхнәнең матурлыгы үзе генә дә ни тора! - диде Наилә ханым.

Фаилә Идрисовнаның тагын бер укучысы, Олы Кайбыч мәктәбенең 4 классында белем алучы Азалия Миңнуллина "Катюша"ны бар күңелен биреп җырлады. Пилоткалы кызыбыз да беренче урында! Ә иңенә затлы тун салдылар.

- Бераз зуррак туным, әни син әле икенче кышка үсәсең диде. Бөтен туганнарым, Иске Чәчкабтан дәү әнием дә килгән иде фестивальгә. Ә Казандагы туганнарым фотоларны сезнең "Кайбыч таңнары" сайтыннан карады, - диде авызы колагына җиткән Азалия.

Олы Кайбычтан Камилә Сафиуллина җырлаганда, биючеләр тыпырдап биеп торды, кыз икенче урынга чыкты. Ә Гүзәл Таҗетдинова "Җырларым дусларыма" белән Казанда чыгыш ясаячак. Быел Азалия кебек ачышлар, яңа талантлар да барлыкка килгән. Бәрлебашыннан Зилә Рәхмәтуллина белән Ислам Рәхмәтуллин әле икенче класта гына укыйлар. Кечкенәләр булсалар да, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, елмаеп кына торалар. "Конферанс" номинациясендә шулай ук беренче урынны яуладылар. Олы Кайбычтан Динара Воробьева белән Гөлназ Гайнуллинаның бу беренче дебюты гына, ә үзләре, икенче урынны яулап, Казанга узды. Бөтерчек кебек Гөлназ 5-7 яшьлек җырчылар арасында беренче булды! Нәфис сүз осталары - Иске Чәчкабтан Илгизә Хөсәенова белән Баязит Хәсәнов - икенче, Олы Кайбычтан Фидан Сәгъдиев белән Ильвина Җәләлиева өченче урында. Иске Чәчкабның "Салават күпере" вокал ансамбле дә икенче урында. Барлык районнарның да җиңүчеләренә дипломнар, район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

- "Йолдызлык"ны үзебездә шундый югарылыкта үткәрергә омтылуыбыз чынга ашты. Мәдәният йортын да кышын махсус шушы фестиваль өчен зурайткан идек. 15нче фестивальнең Кайбыч җирендә узуына горурланабыз. Балаларыбыз уңышларына чын күңелдән шатланып утырдым, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин.

- Мин бу фестивальдән ел саен консерваториядә уку өчен яңа талантлар табып кайтам, - диде Зилә Сөнгатуллина. - Татарстанның чәчәк атуы безнең булачак белгечләргә бәйле. Бу һәр өлкәгә дә кагыла.

Фестивальнең җиңүчеләрнең барысы катнашында кояш дискотекасы белән төгәлләнүе юкка гына түгел. Фестиваль - дуслык бәйрәме дә бит әле ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычта “Йолдызлык” балкышы