Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Подберезье балалар бакчасында тәрбияләнүче рус балалары татарча сөйләшә

Олы Подберезье балалар бакчасында тәрбияләнүче рус балалары татарча сөйләшә! Анда үткәрелгән ачык дәрестә дә бу ачык күренде. Татарстан Конституциясендә билгеләнгәнчә, безнең республикада рус һәм татар телләре дәүләт телләре булып исәпләнә. Икетеллелекне тормышка ашыру әнә шулай мәктәпкәчә яшьтән үк башлана.

Тәрбияче Фирдинә Нау­мова әйтеп узганча, балалар, татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүләрен күрсәтү буенча ачык дәрес үткәреләчәген белгәч, үзләре үк әти-әниләре, әби-бабайларын да чакыруларын үтенгән. Кайберләренең өйләрендә татарча бөтенләй белмиләр, ә балалары телне кечкендән үк өйрәнеп үсә. Димәк, бу дәрестә якыннарын шаккатырачак әле алар! Балачакта белгәннәр хәтергә озакка кереп кала ул, онытылмый, шуңа да кечкендән үк әллә ничә телгә өйрәтергә кушалар. Сүзне берничә тапкыр ишетүгә, бала аны зиһененә тиз сеңдерә, шуңа да иң мөһиме - бу чорны кулдан ычкындырмаска кирәк. Олы Подберезьеда шулай эшлиләр дә. Ә балалар, чыннан да, тәҗрибәле остазлары ярдәмендә күп нәрсәгә өйрәнгән. Алар кунакларга татар теле һәм экология дәресләрен күрсәтте. Уен рәвешендә оештырылган дәрестә Матвей, Валя, Андр­ей, Полина, Максим, Сережа, Вовалар, музыка астында тупны бер-берсенә биреп, үзләре, гаиләләре турында саф татарча сөйләделәр. Кайберләренең акценты бөтенләй юк диярлек. Әле дүрт яшен генә тутырган Настя телебезне шулкадәр тырышып өйрәнгән, аңа читтән әйтеп торучы да булмады. Тәрбиячесе дә бик мактады үзен, залдагылар да гөрләтеп кул чапты. Нәниләр Мыраубикә һәм Акбай кәрҗиндә алып килгән яшелчәләр турындагы сорауларга да тулы җөмләләр белән татар телендә җавап бирде. Ватык телефон уены да уйнадылар: бер-берсенең колагына сүзләр әйтеп, идәндәге яшелчәләрне җый­дылар, аларны бергәләп санадылар, җырладылар да. Андрей исемле малай кибеттә "сатучы" булып эшли, балалар аннан, татарча сорап, азык-төлек сатып алды. Сабыйлар "Шалкан" әкиятен дә татар телендә сәхнәләштереп күрсәттеләр. Балаларга Тукай телендә сөйләшү ошый, үзләренең чиратлары җитүен түземсезлек белән көттеләр. Әнә шулай уеннар аша бездәге икенче дәүләт телендә сөйләшергә өйрәнә балалар. Татар телен белүләре тормышта һәрдаим кирәк булачак аларга. Кечкенәдән башка телне белеп үсүләре төрле милләт халыкларын хөрмәт итү, дуслык билгесе дә әле ул.
Биш яшьлек улы Тимофей белән горурланып утырган Галина Стерлядкина соңыннан болай диде:
- Улыма татарча сүзләрне өйрәнергә унынчы класста укучы кызым булыша. Мин үзем сүзләрнең дөрес әйтелешен белмим, шуңа да улым белән бергә мин дә татар телен өйрәнәм.
- Минем улым Максим да балалар бакчасына яратып йөри. Алар монда укырга-язар­га, рәсем ясарга өйрәнә, - дип сүзгә кушылды Корноуховодан Татьяна Әхмәдуллина.
Биш яшьлек Викториянең әбисе Валентина Фролова инде күптән лаеклы ялда. Балдан татлы оныгына сок­ланып, аның өчен чын күңеленнән шатланып утырды ул.
Безне чолгап алган әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш булырга тиешлеге, туган ягыбызның табигатен яратырга кирәклеге турында да нәкъ менә балалар бакчасында өйрәтә башлыйлар. "Урман әкияте" дип исемләнгән икенче дәрестә балалар җәнлекләр яшәгән урман патшалыгына килеп чыкты. Ау бабай, үз биләмәләрен карап йөргәндә, урманда ял иткән туристларның үзләреннән соң бик күп чүп-чар калдыруын күргән икән. Балалар шигырьләре аша аңа әйләнә-тирәне чистартырга ярдәм итте. Урманнарны, елга-күл тирәләрен, авылны, урамны, өй тирәсен чүпләмәскә кирәклеген кечкенәдән үк белеп үскән балаларның киләчәктә дә шундый булып калачакларына ышанасы килә.
- Безнең балалар бакчасына 21 бала йөри, иң кечкенәләренә әле ике генә яшь. Алар ике группага бүленгән. Балаларга мәктәпкәчә белем бирү буенча бөтен шартлар да тудырылган бездә, - диде балалар бакчасы мөдире Светлана Федина. -Фирдинә Мөсәвировна үз эшен иҗади якын килеп башкара, балаларны ярата.1985 елдан, педагогия училищесын тәмамлап кайтканнан бирле эшли инде ул бездә.
Бакча мөдире, тәрбиячеләр Фирдинә Наумова һәм Татьяна Новикова белән бергәләп барлык бүлмәләрне дә карап чыктык. Нәни Мишаның әтисе Владимир Нагоркин аквариум да бүләк иткән үзләренә. Чыннан да, 2014 елдагы капиталь ремонттан соң, балалар өчен бөтен шартлар да тудырылган монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезье балалар бакчасында тәрбияләнүче рус балалары татарча сөйләшә