Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олы Подберезьеда модульле ветеринария пункты ачылу тантасыннан репортаж

Медицина - кешелекне, ә ветеринария бөтен кешелекне дәвалый, дип юкка гына әйтмиләр. Чөнки ветеринария хезмәткәрләре бөтен хайваннар дөньясы өчен җаваплы, терлекчелек продукциясе аша кеше организмына төрле йогышлы авырулар кермәсен өчен тырыша. Димәк, алар безне дә саклый.

Олы Подберезье авылында модульле ветеринария пункты ачу тантасында да ветеринарларның хезмәте авыр һәм җаваплы, мактау­лы һөнәр икәнлеге турындагы фикерләр еш яңгырады. Терлекчелек тармагының үсеше, продукциянең мул булуы нәкъ менә алар хезмәтенә бәйле. Белгечлеге буенча үзе дә ветеринария врачы булган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин модульле ветеринария пунктлары ачу буенча республика күләмендә программа кабул ителүен уңай күренеш, тармакны үстерүгә ясалган зур адым дип атады.
- Быел подберезьелыларны бәхет басты: ямьле җәй уртасында ремонттан соң мәдәният йорты файдалануга тапшырылды, гөмбәзләре күккә ашкан чиркәү ачылды, юллары төзекләндерелде, урамнардагы баганаларда утлар яна, - диде ул. - Менә хәзер ветеринария пункты ачыла. Төзүчеләр аны ун көн эчендә диярлек корып та куйды. Узган елларда без аны Колаңгы, Ульянково авылларында ачкан идек. Киләсе елга Мәлки төбәгендә ачыр­га җыенабыз. Теләгебезгә ирешсәк, продукция дә артыр, маллар да сәламәт булыр, яшәү дә җиңеләер. Республика программалары алга таба да эшләсен. Без Президентка рәхмәтлебез.
Районның баш ветеринария врачы Илсур Зиядиев та тармакны үстерүгә игътибар зур булуын билгеләп узды. Әле күптән түгел генә район ветеринария берләшмәсенә республикадан бушлай "Нива" машинасы да бирелгән.
Ветеринария пунктын ачу авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Бу аңлашыла да, чөнки һәр шәхси хуҗалыкта диярлек терлек асрыйлар, фермада да малар күп. Авылның "Березка" фольклор ансамбле җырлады да, халыкны да биетте, кунакларны ипи-тоз белән каршы алды. Шатлыкларын уртаклашыр­га килүчеләр арасында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Алмаз Гыйбадуллин, районның ветеринария хезмәткәрләре дә бар иде.
Яңа пунктта эшләячәк ветеринария врачы Александр Кошкин сүзләренә караганда, алар Олы Подберезье, Кече Подберезье, Сосновка, Пләтәни, Каргалы авылларындагы шәхси хуҗалыкларга һәм фермаларга хезмәт күрсәтәчәк.
- Безнең төп максат - маллар арасында йогышлы авыруларга юл куймау, профилактик чараларны үзвакытында алып бару. Ветеринария врачына эшен тиешенчә оештыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Мондый яңа пункт ачылуга бик шатланам, - диде ул. -Биредә ясалма орлыкландыру пункты, эт-мәчеләрне дәвалау, катлаулы булмаган операцияләр ясау бүлмәсе бар, краннан кайнар һәм салкын су ага, санузел эшли, бүлмәләр электр белән җылытыла. Иң кирәклесе - аптека да ачыла. Маллары авырып китүчеләргә дару эзләп районга барып йөрергә туры килмәячәк.
Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмаревның теләге бер: хуҗалыкларда мал асраучылар саны артсын иде.
- Авыл кешесе гомер-гомергә терлек асрап яшәгән. Гаиләсен туендырган, ит-сөт сатып, өстәмә акча эшләгән. Бу хәзер дә шулай, - диде ул. - Әмма шәхси хуҗалык­лардагы терлекләр саны моннан ун еллар элек күпкә артыграк иде. Безнең авыл җирлегендә хәзер 158 генә баш сыер бар. Хуҗалыкларында дүртәр сыер асраучы Графовлар, Смеловлар, Агафоновлар, Фроловлар, Чекмаревлардан үрнәк алырга кирәк.
- Мин терлекчелек тармагында сигезенче елын эшлим. Бу тармакны ветеринариядән башка күз алдына китереп булмаганлыгын яхшы аңлыйм. Әлеге пунктны сафка бастыручыларга авыл халкы исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм. Алар монда фельдшер-акушерлык пунктындагы кебек тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итә алсыннар иде дигән теләктә калам, - диде ферма мөдире Оксана Емельянова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Подберезьеда модульле ветеринария пункты ачылу тантасыннан репортаж