Районыбызда төрле милләт вәкилләре элек-электән дус-тату булып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, диннәрен хөрмәт итеп яши. 25 еллык тарихы булган мөстәкыйль районыбыз авылларында мәчетләр, чиркәүләр, часовнялар эшли. Олы Тәрбит авылындагы чиркәү төзелешенә православие динендәгеләр генә түгел, ә ислам динен тотучыларның да ярдәм күрсәтүен дөньяви дәрәҗәдә үрнәк итеп куярга була. Халыклар дуслыгы, толерантлыкның ачык...
Олы Тәрбит авылында озак еллар инде иске бинада часовня эшләп килсә дә, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, авыл халкы, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, күптәннән чиркәү турында хыяллана. Халык җыеннарында да шул хакта сөйләшеп, ныклы карарга килгәч, Василий Сергеевич әлеге фикерне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга җиткерә.
- Муниципалитет җитәкчесе дә чиркәү төзелешен хуплагач, халыктан акча җыя башладык. Шунысы куанычлы, төзелеш турындагы хәбәрне ишеткәч, читтә яшәүче якташларыбыз гына түгел, мөселман динендә булсалар да, Чүти авылы кешеләре дә үз өлешләрен кертте. Хәзер дә төзелеш материаллары, акчалата, транспорт белән ярдәм итәләр, бик зур рәхмәт аларга, - диде Василий Уткин. - Чиркәүнең нигезен былтыр көз салып калдырдык, быел апрельдә төзи башладык. Төзелеш материалларын узган ел әзерләп калдырган идек. Чиркәү өчен дигәч, сатучылар да, мөселманмы ул, православмы, материалларны түбәнрәк бәядән сатты. Чиркәү проектын Татарстан епархиясендә эшләделәр. Авылыбыз зур, дин кануннарын үтәп яшәүчеләр шактый. Безнең авылда элек тә чиркәү булган. Хәзер аңа 108 ел инде. Ул 1898 елда төзелгән, 1935 елга кадәр эшләгән. Совет чорында ул башлангыч мәктәп функциясен дә үтәде.
Олы Тәрбиткә без район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә барган идек. Аны иң гаҗәпләндергәне ир-егетләрнең генә түгел, яше җитмештән узган әбиләрнең дә чиркәү төзелешендә катнашулары булды. Валентина Кошкина төзелеш эшләренең бухгалтериясен алып бара.
- Изге эштән берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Мин дә үз өлешемне кертәчәкмен. Проблемалар булса, мөрәҗәгать итегез, бергәләп хәл итәрбез, - диде район башлыгы Василий Сергеевичка.
Кемнең буш вакыты бар, шулар өмәгә килә. Оста ташчылар Алексей Кошкин, Николай Тараканов, Эдуард Галкин, Юрий Абульханов, Валерий Мухин, Алексей һәм Руслан Воробьевлар чиркәүнең стенасын өя. Валерий Алексеев шәхси тракторында эшли. Валерий Попов, Виталий Воробьев, Владимир Кошкин измә изеп, кирпеч ташып торалар. Ярдәм итәргә теләгән һәркемгә эш табыла.
Башланган эш, беткән эш, диләр. Күмәк көч белән бу чиркәү дә файдалануга тапшырылыр, озак еллар халыкка хезмәт итәр.
Нет комментариев