Узган атнаның шимбә иртәсендә район мәктәпләренең чаңгычы егет-кызлары Олы Урсак авылына җыелды. Биредә шушы авылда туып -үскән Бөек Ватан сугышы ветераны, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чаңгы буенча эстафета ярышлары узды.
Зиннәтуллиннар ел саен шундый ярыш оештырып, хәйриячелекнең дә матур үрнәген күрсәтә. Бу юлы да аш-су...
- Әтиебезнең якты истәлеген кадерләп саклыйбыз. Ул туган төбәген яратты, җир кадерен белде, үз төбәгенең чын патриоты идек. Бу ярышны оештыруыбызның максаты да яшьләрне шул рухта тәрбияләүгә үз өлешебезне кертү, аларны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, Кайбыч үсешендә тирән эз калдырган шәхесләр белән таныштыру. Әтиебез Бөек Ватан сугышының береенче көннәрендә үк диярлек авылдашлары белән бергә Ватаныбызны сакларга фронтка киткән. Каты яраланганнан соң, госпитальдә озак кына дәваланып, туган авылга инвалид булып кайта. Бөек Җиңүне дә авылыбызда каршы ала. Белемгә омтылышы зур булган әтиебез башта авыл Советы рәисе, соңрак "Пушкин" исемендәге колхозга рәис итеп билгеләнә. Тәтеш совхоз-техникумында читтән торып укый, агроном дипломы ала. 23 ел буена җитәкче булып эшләү дәверендә ул колхозны алдынгылар сафына чыгара. Күпсанлы хөкүмәт бүләкләре арасында "Хезмәт Кызыл Байрагы", "Почет билгесе" һәм "Ватан сугышы" орденнары бар, - дип укучыларны әтиләренең гомер юлы белән таныштырды Казанда яшәүче улы Гомәр Зиннәтуллин.
Әлеге ярышны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде.
-Габделхәй ага Зиннәтуллин белән шәхсән очрашырга туры килмәсә дә, аның хезмәттәге батырлыклары белән мин яхшы таныш, - диде ул. -Әтиләренең, бабаларының исемен һәр елны искә алып, шундый ярышлар оештырулары, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә тартулары өчен улларына, оныкларына олы рәхмәтемне җиткерәм. Районыбыз үзенең батыр улларын, алар башкарган эшләрне онытмаска тиеш. Бәйгедә катнашучыларга, укучыларга, аларны ярышка әзерләгән укытучыларына рәхмәт. Без спортта да үз традицияләребезне дәвам итәргә тиеш.
Ярышта шартлары 9 мәктәптән өч малай һәм өч кыздан торган командалар катнашты. Аларның һәрберсе 1200 метр арада эстафетада көч сынашты. Спорттагы уңышлары белән республикада дан тоткан Борындык командасы җиңүгә иреште. Олы Урсаклар - икенче, Чүти чаңгычылары- өченче урында. Ульянково мәктәбе командасы дүртенче урынга калды.
Бәйгене оештыручылар, спонсорлар Габделхәй аганың уллары Гомәр, Габбас һәм оныгы Марат ярышта җиңүчеләр һәм призлы урыннарга чыгучыларның барысына да истәлек медальләре, Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр, күчмә кубок әзерләгәннәр.
Нет комментариев