Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Парклар һәм скверлар елында Олы Кайбычта яңа ял итү урыны барлыкка киләчәк

2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Быел республикада скверлар санын арттырырга, булганнарын яшелләндерергә җыеналар.

Бу эшләрдән Кайбыч районы да читтә калмаячак. Парк һәм скверлар шәһәргә генә тансык булып күренсә дә, алар авыл җиренә дә бик кирәк. Мисалга, Кайбычта халыкның яраткан ял итү урынына әверелгән Сабан туе мәйданын гына алыйк. Өлкәннәр бу урыннарда көтү йөргән вакытларны яхшы хәтерли әле. Аннан соң ул тәҗрибә участогы булды - аны сөреп, чөгендер чәчтеләр. Тик анда, чүп үләннәреннән тыш, башка нәрсә үсмәде. Ә инде бу урынга каен аллеясы утыртылып, таганнар, концерт мәйданчыклары барлыкка килгәч, халыкның сөенеченә чик булмады. Аллеяга агачлар утыртканда ул чакта Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та катнашкан иде. Әлеге агачлар район белән бергә ныгып үсеп китте. Җәйге челләдә мондагы каеннар кояштан саклый, кыш көне сукмакны - кардан. Зифа каеннар кочагында яшьләрнең күбесе кадерле мизгелләрен фотога төшерергә тырыша.

Паркның әйләнә-тирәсе елдан-ел төзекләнә, матурая бара. Биредә кечкенә агач өйләр, утлар, спорт мәйданчыклары, ял итүчеләр өчен эскәмияләр, бизәкләп ясалган капкалар, коймалар барлыкка килде, яңа агачлар утыртылды. Җәй көне биредә төрле спорт ярышлары уза, ә кичен яшьләр җыела. Кышын исә бу урын чаңгы шуу урынына әйләнә. Менә шушындый - чүп үләне үсеп утыра торган участок искитмәле итеп үзгәреп куйды, Бөек Җиңү паркына әйләнде.

Районда шуңа охшаш тагын бер үзгәреш булырга тора: "Кайбыч" боз катогы янындагы моңарчы ташландык урын искиткеч итеп үзгәртеләчәк. Биредә Бәрле буенда чишмә чыгышы да бар. Хәзер аннан суны бик алмасалар да, элегрәк кизләүдән кеше өзелеп тормаган. Бу җирне төзекләндереп булуны күпләр, мөгаен, башына да китермәгән булгандыр. Ясалма күл ясау тәкъдиме белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыкты. Биредә эш инде алдагы елның көзендә ук башланды: чокыр казып, чишмәгә кадәр торбалар сузылды. Бер ел эчендә күлгә әкренләп су тулды. Көз көне биредә бөтен оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре катнашында өмә уздырылды.

- Күл тирәли беседкалар, фонтан, яктырткычлар урнаштырырга, сукмаклар ясап, брусчатка җәергә, агачлар утыртырга, бер сүз белән әйткәндә, райондашларыбызга ял итү өчен уңайлылык тудырырга җыенабыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. -Бу эшне башкарып чыгу өчен республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы 3,5 миллион сум акча бирә. Кайбыч районы электән үк гасырлык имәнлекләре белән дан тоткан, экологик чиста районнарның берсе булып саналган. Безнең төп максатыбыз - табигатькә, аның тиңдәшсез байлыкларына карата җылы караш тәрбияләү, булганны саклау. Моңа бары тик уртак тырышлык белән генә ирешергә мөмкин. Ә ял паркы - күз алдыбыздагы тагын бер матур күренеш булачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 2015 елның Парклар һәм скверлар елы булачагы турындагы фәрманга кул куйды. Әлеге документка ярашлы рәвештә, ел тематикасына карап, чаралар планы төзеләчәк. Фәрманда әйтелгәнчә, территорияләрне комплекслы төзекләндерү, яшелләндерү, халыкка уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

Татарстанда

Парклар һәм скверлар елының рәсми логотибы расланды. Яфраклы агач

астындагы гаилә логотибы

табигатьнең кешене яклавын аңлата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Парклар һәм скверлар елында Олы Кайбычта яңа ял итү урыны барлыкка киләчәк