Питрауга бардык әле
Мамадыш районының Җөри авылында республика күләмендә генә түгел, ә бөтен Рәсәй күләмендә узучы Питрау бәйрәмен үз күзләрең белән күреп кайтырга кирәктер ул.
Ел саен илле меңгә якын кеше катнашында үтә торган җыр-биюле, төрле тамашалар, уен-көлкене, спорт ярышларын үз эченә алган бәйрәм Сабантуйны хәтерләтә. Питрау кич сәгать биштә башланды, төнлә өченчеләрдә салют белән төгәлләнде. Монда да капчык киеп тә, авызга йомыркалы кашык кабып та йөгерәләр, кул көрәштерәләр, гер күтәрәләр, чүлмәк ваталар, колгага менәләр, катыктан акча эзлиләр, Капчык сугышын аеруча кызык оештырганнар: елга аша сузылган бүрәнә өстендә бер-берсен бәрешәләр, егылып төшүчеләр муеннан суда йөзә. Елга аша канат буенча чыгучыларның да һәр икенчесе суга чумды. Уеннарда бала-чага, яшьләрнең генә түгел, урта һәм олы яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайларның да катнашуы аны тагын да кызыклырак итте. Судан кул белән балык тотучыларны читтән күзәтү үзе бер манзара. Ә көрәш мәйданы илебезнең төрле почмакларыннан килгән көрәшчеләрне җыйган иде. Үз үлчәү авырлыгында җиңүче батырларга бүләкләрнең кәттәсен әзерләгәннәр: өч машина һәм өч тәкә! Питрауга район яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов та көрәшчеләр алып килгән иде. Кече Мәмедән Валерий Фомин, Мәлкидән Алексей Горшков, ветеран көрәшче Артем Козлов, Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин, Наил Гарәфетдинов, Кече Кайбычтан Айдар Сибгатуллиннар матур көрәш алымнары күрсәтсәләр дә, машина алуга кадәр барып җитә алмадылар. Кайбычтан шулай күп катнашулары әле беренче тапкыр гына, ә Питрау бәйрәме унөченче тапкыр уза. Монда ирләр генә түгел, хатын-кызлар да билбаулы көрәштә бил алыша. Баш батыр калган хатынның иңенә елкылдап торган ап-ак кәҗә салдылар. Көрәштә, уеннарда призлы урыннарны алучыларга да кыйммәтле бүләкләр бирделәр.
Керәшен татарлары зурлап уздыручы бу бәйрәмдә төрле төбәкләрдән килгән керәшеннәргә аерым йортлар бирелгән иде. Кайбыч керәшеннәре җәмгыяте рәисе Светлана Матвеева җитәкчелегендәге делегация, Иске Тәрбиттәге "Сәүдияр" ансамле җырчылары бергәләшеп ул йортны чигүле сөлге, эскәтер, суккан паласлар белән бизәгән, өстәлдә самавыр кайный, коймак, пироглар пешергәннәр, кунакларга әбиләр рецепты белән өйдә кайнатылган сыра тәкъдим иттеләр. Кунаклар дигәннән, алар арасында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, депутатлар, Җөридә туып-үскән "Ак Барс" агрохолдингы директоры, Кайбычтагы хуҗалыкларның инвесторы Иван Егоров, күп кенә район башлыклары, шул исәптән Альберт Рәхмәтуллин, "Гөбенә", "Алтын кырлар", "Заволжье" җәмгыятьләре директорлары һәм башка бик күпләр бар иде. "Керәшен чибәре" бәйгесендә Соравыл кызы Наталия Ямщикова катнашып, диплом һәм акчалата бүләккә лаек булды. Республиканың Виталий Агапов, Лена Бичарина, Габделфәт Сафин, Резедә Шәрәфиева, Резедә Кадыйрова, Вадим Захаров, Галина Казанцева кебек дистәләгән танылган җырчылары, "Бәрмәнчек" ансамбле чыгышлары бәйрәм бизәгенә әйләнде. "Питрауга бер килгән кеше икенче елны бармыйча калмый", дигән иде Мамадыш районы башлыгы сәламләү чыгышында. Шулайдыр, халыкчан булганга яраталар аны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев