Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: «Кайбычның туган көнендә атказанган хезмәткәр исемен алучыларны, орденнар белән бүләкләнүчеләрне һәм «Ана даны» медаленә ия булган күп балалы аналарны хөрмәтләячәкбез»

ТАМЫРЛАР. Быел яңа Кайбычның гадәти туган көне булса да, үткәннәрдә калган Кайбычның оешуына 90 ел тулды. Тарих битләренә күз салсак, 1927 елның 13 мартында ТАССР Үзәк Башкарма комитеты карары белән беренче районнар - Кайбыч, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Лаеш, Норлат һәм башка районнар оештырылган. Әмма алар төрле елларда үзгәртеп корылган. ТССР...

ТАМЫРЛАР. Быел яңа Кайбычның гадәти туган көне булса да, үткәннәрдә калган Кайбычның оешуына 90 ел тулды. Тарих битләренә күз салсак, 1927 елның 13 мартында ТАССР Үзәк Башкарма комитеты карары белән беренче районнар - Кайбыч, Әгерҗе, Балык Бистәсе, Лаеш, Норлат һәм башка районнар оештырылган. Әмма алар төрле елларда үзгәртеп корылган. ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев Указы белән 1991 елның 19 апрелендә Кайбыч яңадан мөстәкыйльлек алды. Район­ны кайтаруда зур тырышлык куйган Ленар Закировка, Дамир Сөләйманов, Ринат Сөнгатуллин, Ләбибә Шәмсетдинова, Олы Подберезьедан Чекмаревлар, Валентина Кошкинага, инде безнең арадан киткән Равил Зәйнуллин, Рафис Камалиевка без рәхмәтле. Алар Кайбычны яратучылар, чын патриот­лар.
АТКАЗАНГАННАР. Районның туган көнен ел саен үзебездәге җитәкчеләр, районны кайтаруда ярдәм итүчеләр, чит җирләрдә яшәүче якташлар катнашында үткәреп килдек. Бездән күптән киткәннәргә игътибарны күбрәк тә бирдек шикелле. Быелгы туган көн тантанасын башкачарак форматта уздырасым килде, бу хакта күп уйландым. Бәйрәмгә ел саен бер үк кешеләрне чакыру дөрес түгел, шуңа да быел, үзебезнең җирлектә яшәп, тырыш хезмәте белән Кайбычны менә шушы дәрәҗәгә җиткерүдә зур өлешләрен кертүчеләрне мөмкин кадәр күбрәк чакырырга булдык. Алар, әлбәттә, иң беренче чиратта, атказанган хезмәткәр исемен алучылар. Президент Указы нигезендә бирелүче бу исем теләсә кемгә тәтеми, моның өчен хезмәттә аерым уңышларга ирешү кирәк. Барлык авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматлар буенча, Кайбыч районы оешкан 26 ел эчендә 80 кешегә атказанган исеме бирелгән, шуның утызы мин җитәкчелеккә килгән биш ел эчендә тапшырылган. Бу авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел, ә төрле тармакларда эшләүче атказанганнар. Әмма моңа атказанган колхозчы исемен алучылар керми, ул колхоз эчендә генә бирелгән, вакытында зур исем булгандыр, әмма аның хөкүмәттән бирелгән кәгазе юк. Орденнар белән бүләкләнүчеләрне дә барладык. Тантанага чакырылган 300дән артык кешенең 215е - атказанган исемен алучылар, орденнар, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән күп балалы аналар. Озак еллар буена хуҗалык җитәкчесе, ферма мөдире булып яки башка өлкәләрдә намус белән тырышып эшләүчеләр дә - тантана кунаклары. Без үз геройларыбызны - туган җиребезне матур эшләре белән данлаучыларны белергә тиеш. 300ләп кешене "Салават күпере" спорт комплексында табын артында да хөрмәтләячәкбез.
УҢЫШЛАР. Президентыбыз әйткәнчә, башкарган эшләребез бик күп, эшлиселәре тагын да күбрәк. Безнең районны җылы күргәне өчен аңа рәхмәтебез зур. Кайбыч -чиста авыл хуҗалыгы райо­ны, елдан-ел алга таба барабыз.Соңгы елларда корылык булу сәбәпле, бу өлкәдә бераз авырлыклар күзәтелә, хезмәт хакы буенча да бар ул, әмма киләчәктә без бу мәсьәләләрне уңай хәл итәрбез дип уйлыйм. Районда кече һәм урта эшмәкәрлек былтыр да, быел да зур адымнар белән алга таба бара. Авыл кешеләре, бер-берсеннән күреп, сыерларның баш санын, терлекләрен арттыра башлады. Үз-үзеңә эшләүнең файдалы икәнлеген аңлады алар. Федераль, республика программаларыннан нәтиҗәле файдаланабыз. Быел Иске Чәчкабта фельдшер-акушерлык пункты­ төзелә, Олы Тәрбиттә клуб ремонтлана. Олы Урсак, Хуҗа Хәсән, Ябалак, Кошман авылларындагы мәдәният йортларына ремонт, Байморзага яңа клуб кирәк. Киләчәктә Каргалы авылы турында уйлыйбыз. Эшләребез уңай барса, алдагы ике елда барлык мәдәният йортлары, клублар буенча проблема бетәчәк. Арысланда башлангыч мәктәптә ремонт төгәлләнеп бетте дияргә була. Анда, программадан тыш, Президентыбыз хәер-фатихасы белән, быел клубны да ремонтлыйбыз. Урта гомумбелем бирү мәктәпләре ремонтланып бетте. Тагын өч башлангыч мәктәпне хәзерге таләпләргә туры китерер­лек итеп төзекләндерергә кирәк. Мәктәп ашханәләрен ремонтлау, җиһазландыру буенча да программа кабул ителергә тора, анда да катнашачакбыз. Балалар бакчаларын ремонтлау программасы нигезендә Олы Урсакта ремонт бара, моның өчен җиде миллионлап акча бирелде. Алга таба Багайдагы һәм Олы Кайбычтагы балалар бакчаларын ремонт көтә.Сыр­хауханәдә быел йогышлы авырулар корпусы ремонтлана, кер юу бүлеге тиешле таләпләргә туры килми иде. Болар өчен республика бюджетыннан тугыз миллион сумнан артыграк акча бирелде. Хәзер анда тулы куәткә ремонт бара. Олы Тәрбиттә спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Кече Кайбычта, Соравылда су кертеп бетерәбез, Чүтигә аны көзгә планлаштырабыз, икенче елга Камыллыга су кертү планлаштырыла. Олы Кайбычның ярты ягы чишмә суы эчә, калган өлешенә дә алдагы ике ел эчендә аны кертеп бетерәбез. Авылларга ут кертү программасы дәвам итә.
ЮЛЛАР. Барлык авыл җирлекләрен дә юллы итү-иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Юллар төзелеше программасы буенча республика бюджетыннан быел 30 миллион сум акча бирелде. Аны районыбыз авылларында вак ташлы юллар салуга юнәлтәбез. Киләсе елда да шундый программа эшләсә, бездә урам арасындагы юллар 95 процентка төзекләндерелә. Авыл белән авыл арасы тоташмаган юллар кечкенә авылларда гына кала, төп магистральләрнең барысы да тоташкан. Юллар барып җитмәгән кечкенә җиде-сигез авыл бар. Асфальт юлларны яңарту өчен быел республикадан 15 миллион сум акча бирелә. Район үзәгендә урамнар арасында юлларны нигездә төзеп бетердек, бер-ике урамга гына яңа асфальт салабыз. Кошман, Колаңгы, Иске Чәчкаб мәктәпләренә илтүче юлны асфальт белән яңартабыз.
ТОРАК. Иң мөһим мәсьәлә - торак төзелеше. Программага кереп булса, ике катлы күпфатирлы йорт төзергә телибез, әлегә ике арада сөйләшүләр бара. Халык, яшь гаиләләр санын арттырасы иде, балалар күп тусын. Моның өчен торак кирәк. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы уңышлы тормышка ашырыла. Олы Кайбычтагы яңа өч катлы йортта аларга фатирлар бирелде, анда калган өч фатирга быел кабат ятимнәрне урнаштырачакбыз.
ҮЗАРА САЛЫМ. Кайбычны тагын да ямьләндерүдә, җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итүдә үзара салым акчасының файдасы әйтеп бетергесез зур. Халыктан 5 миллион 200 мең сум үзара салым акчасы җыелды. Моңа өстәп, хөкүмәт районга 21 миллион сум акча бирәчәк. Бу программаны бөтен тирәнлеге белән аңлаган кайбычлыларга тагын бер кат рәхмәтемне белдерәм.
КҮЗГӘ-КҮЗ. Һәр кеше белән күзгә-күз очрашып сөйләшеп булмый.Шуңа күрә елга бер тапкыр барлык авыл җирлекләрендә дә үтүче җыеннарда халык белән очрашабыз. Анда бөтен авыл кешесе дә катнашсын иде. Район башлыгына каршы әйтсәм, үземә начар булыр, дип уйламасыннар, мин тәнкыйтьне дөрес кабул итәм. Халык әйтсә, хак әйтә. Кабул итү көнем сишәмбе булса да, башка көннәрдә килүчеләрне дә кире борып җибәргәнем юк. Халык белән ачык булырга кирәк. Минем командада эшләүче һәр җитәкчегә дә шул таләпне куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: «Кайбычның туган көнендә атказанган хезмәткәр исемен алучыларны,...