Районыбызның прокуратура хезмәткәрләрен "Салават күпере" спорт комплексында еш очратырга була. Моның шулай булуы аңлашыла да: тренажерлардагы физик күнегүләр, бассейнда йөзү ихтыяр көчен арттыра, сәламәтлекне ныгыта, киеренке эш сәгатьләреннән соң тәнне ял иттерә. Әле шушы араларда гына алар ГТО нормативлары да тапшырды.
Без гадәттә формадан күрергә күнеккән район прокуратурасы хезмәткәрләренең барысы да спорт киемнәреннән. Район прокуроры Руслан Заһретдинов, урынбасары Василий Макаров, прокурор ярдәмчесе Илмас Гарәфетдинов, беренче разрядлы өлкән белгеч Гөлшат Гыйбадуллина йөгерүдә, турникта тартылуда, баскан килеш алга иелүдә, яткан килеш гәүдәне күтәрүдә, озынлыкка сикерүдә, гер күтәрүдә норматив тапшырырга әзерләнә.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин аларны иң элек ГТО тапшыру шартлары белән таныштырды.
-"Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) нормалары арасыннан өчесе мәҗбүри: өч чакрымга йөгерү, турникта тартылу яисә гер күтәрү, баскан килеш алга иелү, хатын-кызлар өчен аркага яткан килеш гәүдәне күтәрү. Болардан кала, теләк буенча йөзәргә, урыннан озынлыкка сикерергә, вакытны исәпләмичә биш чакрымга йөгерергә, кышкы чорда аны чаңгыда йөгерүгә дә алыштырырга мөмкин. Ә ГТО нормативларын шәхси беренчелек сыйфатында дүрт яшь төркемендә 18-29, 30-39, 40-49 һәм 50-59 яшькә кадәр тапшырырга мөмкин, - диде ул.
Прокурор Руслан Заһретдинов безгә болай диде:
- Эш сәгатьләре вакытында кабинетта да еш утырырга туры килә. Сәламәтлек өчен хәрәкәт кирәк, шуңа да, вакыт табып, спорткомплекста шөгыльләнәбез, бассейнга йөрибез, гаиләләр белән табигатькә чаңгыда шуарга чыгабыз. Спортның күңелеңә ошаган төре белән шөгыльләнү өчен районда барлык шартлар да тудырылган. Республика Прокуратурасында шулай куелган: барлык прокуратура хезмәткәрләре дә елга ике тапкыр - яз һәм кыш айларында ГТО нормативлары тапшыра. Безнең хезмәткәрләр өчен үткәрелүче спартакиаданың зона, республика турларында да даими катнашабыз. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан йөзү буенча ир-егетләр арасында үткәрелгән ярышта Илмас Гарәфетдинов призлы урын яулаган иде. Әлеге спартакиадалар коллективтагы хезмәткәрләрнең спортта нигә сәләтле булуын ачыкларга мөмкинлек бирә. Яз көне республика прокуратурасы хезмәткәрләре спартакиадасы Лаеш районында үткән иде. Ярышлар белән беррәттән, ГТО нормативларын да югары дәрәҗәдә тапшырдык.
Татарстан Прокуратурасы физкультура һәм спортны пропагандалау, прокуратура хезмәткәрләренең сәламәтлеген ныгыту, спортның массакүләм төрләрен, шулай ук "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия спорт комплексын популярлаштыру максатында спартакиадалар, ГТО нормативларын тапшыру үткәрә.
Безнең районда эшләүче прокуратура хезмәткәрләренең спорт белән дус булуы ГТО тапшырганда да ачык күренде.
Нет комментариев