Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Район үзәк сырхауханәсендә яңа билгеләнү

Узган атнада районның сәламәтлек саклау өлкәсендә зур вакыйга булды: кырык елдан артык Кайбыч халкы сәламәтлеге сагында торган Татарстанның атказанган врачы, үзәк сырхауханәнең баш врачы Газимагомед Магомедовны аның урынбасары Гөлнара Сафиуллина алыштыр­ды.

Бер коллективта кулга кул тотынышып эшләгән табибларның икесе дә безнең район халкына яхшы таныш, абруй казаналар. Лаеклы ялда да эшен уңышлы алып барган тәҗрибәле табиб урынына уналты ел буена шушында эшләгән яшь, энергиясе ташып торган, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, югары оештыру сәләтенә ия, замана белән бергә атлаучы хезмәттәше Гөлнара Илдусовна килде. Икесе дә коллективка яхшы таныш булса да, яңа җитәкчене тәкъдим итәргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да килгән иде.
- Иң беренче чиратта Газимагомед Магомедовка зур рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Ул үзәк сырхауханә белән җиңел булмаган елларда, сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү чорында ун елдан артык җитәкчелек итте һәм медицина елъязмасында тирән эз калдырды. Яңа җитәкчегез белән дә аңлашып эшләрсез дип ышанам. Гөлнара Сафиуллина да шактый зур тәҗрибәгә ия, - диде министр.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да Газимагомед Магомедов турында җылы сүзләрен әйтте, Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Район үзәк сырхауханәсе коллективы һәм барлык фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләре катнашында узган бу очрашуда министр республикада сәламәтлек саклау системасы алдына куелган бурычлар, эшчәнлекләре турында да сөйләде.
- Узган ел Татарстанда Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Без үлем очракларын киметүне, гомер озынлыгын арттыруны максат итеп куйдык. Илдәге финанс кризисы күпләрдә үзен сиздерә, бик күпләр кредитлар түли, керемнәре кими, тормышны алып барырга кирәк, нерв киеренкелеге сәламәтлекне какшата, үз-үзенә кул салучылар арасында да финанс кабалага төшүчеләр күп, кешеләр сәламәтлеге турында азрак уйлана башлады. Шундый шартларда да без дәүләт программасын үти алдык. Былтыр мең кешегә 12 үлем очрагы туры килде, бу 2014 ел күрсәткеченнән 1,6 процентка кимрәк, - диде ул. - Татарстан Президенты ярдәме белән республикада медицина елдан-ел үсеш ала бара. Бездә модульле ФАПлар төзелә, сырхауханә, полик­линикаларга капиталь ремонт ясала. Бу өлкәгә зур чыгымнар тоту үзен аклый. Татарстанда гомер озынлыгы да артты һәм ул 72,8 яшьне тәшкил итә. Авылда яшәүчеләрнең гомер озынлыгы артуында беренчел звенодагы медицинаны үстерүгә керткән инвестицияләр зур роль уйный. Апаста хатын-кызларның уртача гомер озынлыгы 80,7, Кайбычта ул 80,2 яшь булса, ир-атларның гомере 15 елга кыскарак. Бу сезне уйландырыр­га тиеш. Район зур түгел, шуңа да мин сездә ниндидер пилот проект та кертергә әзер. Хатын-кызлар сәламәтлекләренә игътибарлырак, даруларны да гел вакытында эчә, ә менә ирләр турында алай дип әйтеп булмый. Аларның сәламәтлеген тикшерү, дәвалауга ирешү өчен хатыннары аша гына тәэсир итеп буладыр. Ирләр 45 яшьтән соң ел саен урологта тикшеренергә тиеш. Быелгы елны без Онкология авыруларына каршы көрәш елы дип игълан иттек һәм бу чирне булдырмауның 10 кагыйдәсен уйлап таптык. Тәнегезгә шеш чыктымы, тән тиресендә үзгәрешләр сиздегезме, шунда ук онкологка барырга кирәк. Без халыкны дәваланырга өйрәтергә тиешбез. Һәр авыруны үз туганыңны дәвалагандай караганда гына үлем очрак­ларын күпкә киметә алабыз. Онкологияне беренче стадияләрендә дәвалап булганлыгын да истән чыгармагыз. Иннополистагы дәвалану үзәгенә дә авыруларны мөмкин кадәр күбрәк җибәрер­гә кирәк.
Әлеге очрашуда Газимагомед Магомедов коллективка тирән рәхмәтен белдерде, Гөлнара Сафиуллина аның хезмәтен уңышлы дәвам итәчәгенә ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район үзәк сырхауханәсендә яңа билгеләнү