Көн темасы
Районның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына кунаклар килде
Район Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр янына Казан дәүләт университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицее волонтерлары еш кайта. Халыкара өлкәннәр ункөнлеге кысаларында да алар өлкән яшьтәге дуслары белән очрашты.
Яшьләр әби-бабайлар янына буш кул белән килмәгән: һәрберсенә тәмле күчтәнәчләр өләштеләр, җырлап-биеп тә күрсәттеләр, саксафон, гитарада да уйнадылар. Университетның гомуми мәгариф һәм һөнәри юнәлеш буенча бүлеге начальнигы Вероника Земскова да өлкәннәргә безнең яктан ТР Дәүләт Советына сайланган депутат Илшат Гафуровның сәламнәрен җиткерде, барысына да сәламәтлек теләде. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева лицей укучыларына өлкәннәргә ихтирамлы булулары өчен рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев