Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Рейтингта беренче урынны ычкындырмаучы Кошманда авыл җыены узды

Авыл җирлекләре рейтингында менә инде берничә ел рәттән алдынгылыкны бирмәүче Кошманда, һәр елдагыча, җыен оешкан төстә узды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм оешма-предприятие­ләр җитәкчеләре белән очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшү, үзара аңлашу, уртак максатларны барлауда кошманлылар актив катнашты.

Авыл җыеннарының матур концерт номерлары белән башланып китүе инде күркәм традициягә әверелде. Кошманда да авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучыларының чыгышы халыкка бик ошады. Җыен авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның чыгышы белән дәвам итте. Ул 2016 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, бу елга куелган планнар турында сөйләде.
Бүгенге көндә авыл җирлегендә 820 кеше яши, алдагы ел белән чагыштыр­ганда алты кешегә артыграк. Демографик хәлнең торышын уртача дип санарга була,туучылар саны үлүчеләрдән артыграк булган. 2016 елда тугыз бала дөньяга килгән, җиде кеше бакыйлыкка күчкән. Отчет елында алты пар яңа гаилә корган, аерылышучы гаиләләр юк.
Шәхси хуҗалыкларда терлек асрау буенча да Кошманда хәлләр куаныр­лык.Барлыгы 123 баш сыер исәпләнә, алдагы елның 1 гыйнвары белән чагыштыр­ганда мөгезле эре терлекләрнең баш саны артуы күзәтелә. Биредә өч-дүрт, хәтта җиде баш сыер асрау­чы­лар да бар.
Узган ел җирлектә юллар төзекләндерү дәвам ителгән. Программа нигезендә урамнарны яктырту системасы яңартылган, 25 энергия саклагыч яктырткыч урнаштырылган. Яшь гаиләләр яшәгән Күл урамына газ кертелгән. Үзара салым акчасына барлыгы 1 миллион 567 500 мең сум күләмендә планга кертелгән эшләр тулысынча башкарылган. Болар хакында без җәй айларында язган идек инде. Татарстан урамындагы ишелә башлап, яраксызга әйләнеп барган кое төзекләндерелгән. Хәзерге вакытта авылны икегә бүлеп агучы елгада плотина ясау эшләре бара.
Җыенда мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин белем йортының ел буена ирешкән уңышларына тукталды. Ул мәктәпнең керү юлын яңарту һәм ишек­ләрне җылыту кирәклеген әйтте. Китапханәче Гөлия Сафиуллина ел дәвамында үткәрелгән бихисап чаралар турында хисап тотты. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Рузилә Шәрәфиева үз чыгышында федераль ташламаларга ия булучыларны социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартмаска өндәде. Ветераннар Советы рәисе Гүзәл Саттарова чыгышыннан авыл өлкәннәренең бик актив булуы күренде.
Һәр җирдәгечә, хәл ителәсе мәсьәләләр дә юк түгел, билгеле. Алардан башка яшәеш тә булмас, тормыш та туктап калыр иде. Кемнең кайсы җире авырта дигәндәй, үтенеч-гозерләр яңгырап кына торды. Салих Мотыйгуллин Сәгыйди урамының бер өлешендә, ә Роза Ногманова Яшел урамда юл төзекләндерүне сорады. Үзләре яшәгән кечкенә генә Такташ урамында балалар күп яшәгәнлектән, Илнур Гыйләҗев балалар мәйданчыгы төзеп булмас­мы икән, диде. Монда башка урамнардагы балалар да уйнарга еш килә. Ә авылның югары өлешендә төзелгән мәйданчык шактый ерак. Лаеклы ялдагы укытучы Фәрит Абзалов умарта кортлары өчен махсус үсемлек культуралары үстерү гозерен ирештерде. Пай җирләре өчен аренда хакын түләү буенча да сораулар яңгырады. Сөт тапшыру хакында да сөйләшү булды. Үз көчең белән тырышып җитештергән продукцияне югарырак бәядән җыючы һәм моның өчен исәп-хисапны вакытында ясаучы эшмәкәргә тапшыру кошманлыларның үз иркендә калды. Район үзәк сырхау­ханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина ашыгыч ярдәм чакырту һәм дарулар белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
Берничә ел рәттән инде җыенда авылның халык телендә Түбән Кошман дип йөртелүче өлешендә каты көнкүреш калдыкларын түгү мәсьәләсе күтәрелә. Соңгы ике елда авылны чүп өемнәреннән арындыру өчен 310 мең сум акча тотылган. Узган ел халыктан 313 500 сум үзара салым акчасы җыелуын исәпкә алсак, уйланырга җирлек бар. Шул ук Түбән Кошманда су да хәл ителәсе мәсьәлә булып кала. Төп проблема - черек башняны алыштыру гына түгел, суның куллану өчен яраксыз булуы. Очрашуда моны хәл итүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый булды.
- Су мәсьәләсен чишәргә тырышырбыз. Ләкин чүплек булдырмау сезнең өстә кала кала, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Махсус кешеләр билгеләп, каты көнкүреш калдык­лары түгүчеләрне ачыкларга һәм яхшы гына штраф бирергә кирәк. Шуннан башка бу проблемага нокта куеп булмаячак.
Район башлыгы мәктәпкә һәм мәдәният йортына ремонт үткәрер­гә кирәклегенә басым ясады. Авылда сабыйлар саны чагыштырмача күп, балалар бакчасы бинасының кечкенә булуын исәпкә алып, ул яңаны төзү кирәклеген дә әйтте. Әлеге фикерләрне хуп­лап, авыл халкы бердәм рәвештә кул чапты.
Гомумән алганда, Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлеге һәм мәктәпнең эшчәнлеген уңай бәяләде. Җирлек башлыгы Лилия Сафина белән мәктәп директоры Илмас Хәмидуллинның тырышып һәм аңлашып эшләвен ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рейтингта беренче урынны ычкындырмаучы Кошманда авыл җыены узды