Сабантуйда Иске Тәрбит клубын теннис өстәле белән бүләкләделәр
Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануны гына түгел, ә республикабыздагы тиңдәше булмаган мәдәниятне дә чагылдыра.
- "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Мәдәният елы кысаларында быел Сабантуйга зур бүләк әзерләде: республиканың һәр районында иң актив эшләүче авыл клубларына яңа спорт җиһазлары (өстәл теннисы) тапшыралар, - диде безгә партиянең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина.
Безнең районнан бу бүләккә үзенең "Сәүдияр" ансамбле белән дан тоткан Иске Тәрбит клубы коллективы лаек булды. Әлеге авылда хәзерге вакытта "Авыл клублары" программасы нигезендә күпфункцияле үзәк төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев