Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Салават күпере” спорт- сәламәтләндерү комплексында активистларның Яңа ел Чыршысы узды

Спорткомплексның зур залында мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, гомумән иң -иңнәре -104 укучы җыелган иде.

Аларны район башлыгы Альберт Рәхматуллин котлады:
- Кадерле укучылар! Яңа ел алдыннан менә без кабат җыелыштык, барыбыз да шат. Әлеге тылсымлы бәйрәмне сез бик зарыгып көтәсез. Барыгызга да исәнлек - саулык, укуыгызда уңышлар телим, - диде ул.
Яшь кунаклар бәйрәм тамашасын тәм-томнар белән әзерләнгән өстәл артында карады.
Быел Росииядә Кино елы булганга күрә, Яңа ел тамашасында "Кавказ тоткыны", "Сугыш һәм солых", "Иван Васильевич һөнәрен алыштыра" - фильмнары һәм "Ну, погоди", "Кызыл калфак", "Маша һәм аю", "Бремент музыкантлары" мултьфильмнарыннан өзекләрне сәхнәләштерделәр.
Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка бәйрәм ничек узсын икән ул? Әлбәттә, аларсыз уза алмый, укучыларны котларга алар да килде. Узып баручы Маймыл елы үз урынын Әтәч елына бирде.
Олы Подберезьедан Олеся Пыгина күп кенә фәннәрдән олимпиаданың муниципаль туры җиңүчесе булган, бәйрәмгә икенче ел рәттән килә.
- Быелгы бәйрәм тагын да яхшырак оештырылган. Бик күңелле, дусларыма да ошады. Мин быел унберенче сыйныфта укыйм, физикадан имтихан бирәчәкмен. Киләчәктә инженер буласым килә, - диде ул.
- Мин бәйрәмдә беренче тапкыр катнашам, биредә күп дусларымны очраттым, - диде Мәлки мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Анжелина Яковлева.
Ул әле "Балдырган" фольклор ансамбленә дә йөри, яхшы билгеләргә дә укый.
Ә бәйрәм дискотека һәм салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Салават күпере” спорт сәламәтләндерү комплексында активистларның Яңа ел Чыршысы узды