Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Салават күпере”нә беренче булып килүчеләргә бүләк бирделәр

Район үзәгендә "Салават күпере" спорт комплексы ачылганга бер ай вакыт узды.

Инде районда бу могҗизаны барып күрмәгән кеше бармы икән?! Бассейнга килеп су коенучылар аны җәннәтнең үзе диләр. Бер барган кеше кабат килми тора алмый анда. Берничә көн элек биредә, бассейнга иң беренче булып килеп, даими рәвештә йөрүчеләргә - Кошманнан Фәрит Абзаловка һәм Олы Кайбычтан Дамирә Шаһивәлиевага бүләкләр тапшырдылар.

"Күңел күтәрелә, аппетит арта"

Авыл җирлекләрендәге отчет җыелышларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бассейн ачылу алдыннан барчагызны да су коенырга чакырам дигәч, җыелыштагы әби-апаларның көлеп куйганы хәтердә. Ә нәрсә? Сәламәт яшәү рәвеше алып барыйм дигән кешегә яшь киртә түгел. Әйтик, 82 яшьлек Фәрит Абзаловның су коенмаган көне сирәк. Ул Кайбычка Кошманнан көн саен диярлек килә.

- Тик ятасым килми, өйдә утырсаң, авырый башлыйсың. Мөмкин кадәр хәрәкәтләнергә кирәк. Мин һәр атнаны алдан ук планлаштырып куям. Шашка, шахмат, бильярд уйныйм, инде менә хәзер, бәхетебезгә, шушындый спорт комплексы ачылды. Йөзүнең организмга файдасын берничек тә аңлатып бетереп булмый. Күңел күтәрелә, аппетит арта, - диде ул.

Фәрит абыйны районда белмәгән кеше сирәктер. Әйө, сиксәннән узса да, ул егетләр кебек әле. Күпләр аны укытучы буларак хәтерли. Фәрит Абзалов 60 ел буе мәктәптә балаларга математика укыткан. "Мәктәптән 78 яшемдә генә киттем. Саулык булганда эшләү яхшы", - дип, Фәрит абый бассейнга йөзәргә кереп китте.

Район халкына бүләк

Олы Кайбычта яшәүче Дамирә Шаһивәлиева - "Салават күпере" комплексындагы йөзү бассейнында иң беренче булып йөзүче. Ул да биредә еш була.

- Бассейн ачылуны түземсезләнеп көттек. Инде менә ул көн дә килде. Төшебезгә дә кермәгән комплекс бит бу. Бассейны гына да ни тора?! Йөзәргә бик яратам. Коенып кайткач, үзеңне яңа тугандай хис итәсең. Бәрледә йөзеп үскән кызлар ич без! Бәяләре дә түзәрлек. Казанда, мәсәлән, оныклар икеләтә бәягә йөри. Инде, берүк, эшли генә күрсен, бу - район халкына җитәкчеләребездән бик зур бүләк, - диде ул, кичерешләре белән уртаклашып.

Дамирә апа да спорт белән дус. Кыш буе чаңгыда йөри, катокта да еш күрергә була үзен. Нинди генә спорт чарасы булмасын, ул гел алдынгылар рәтендә. Өлкән яшьтәгеләр арасында үткәрелүче спартакиадаларда да, "Кайбыч таңнары" призына чаңгы ярышларында да - барчасында актив катнаша.

Дамирә апа да - укытучы. Олы Кайбыч укучыларына биология фәнен укыткан.

Лаеклы ялга чыккач та активлыгын югалтмаучы өлкәннәргә карап, бары тик сокланырга гына була. Һәм, әлбәттә инде, үрнәк алырга!

Зур спортка юл - "Салават күпере" аша

"Салават күпере" кыска гына вакыт эчендә район халкының яраткан урынына әйләнде. Кайбыч халкы кышын кырылып чаңгы сатып алса, соңгы бер айда коену костюмы, башлык ише әйберләр эзләп мәш килде. Спорт комплексының мөдире Җәмилә Сәгыева (рәсемдә уртада) әйтүенчә, коенырга ир-атлар да, хатын-кызлар, балалар да күпләп йөри. Сирәк булса да, гаилә белән килүчеләр дә бар. Моннан берничә ел элек Кайбычта шундый мәһабәт бина сафка басар да, рәхәтләнеп бассейнда йөзәрбез дисәләр, беркем ышанмас иде мөгаен. Ә бу хәл булды, һәм ул, чыннан да, могҗизага тиң. Биредә ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: җылы, якты, киенү һәм чишенү өчен уңайлы бүлмәләр бар. Бассейндагы суның температурасы 30 градустан артык.

Биредә инде дәрәҗәле ярышлар да уздырыла башлады. Узган шимбә-якшәмбедә якын-тирәдәге җиде районнан җыелган укучылар бадминтон буенча осталыкларын сынады. Анда безнең районның яшь спортчылары да лаеклы чыгыш ясады. Тик бу әле башы гына. Биредә үсеп чыккан чемпионнарыбызның, зур спортта үз урынын алып, Кайбычның данын еракларга танытачагында шик юк.

Су - яшәешебезнең нигезе. Белгечләр фикеренчә, атнага кимендә бер мәртәбә бассейнга керергә кирәк. Тире - кеше организмында мөһим органнарның берсе. Барысы да тиредән башлана. Тәнгә су тидеме, ул аны чистарта, тире сулый башлый.

Йөзгән вакытта сулыш юлларына күнегү ясала, һава үпкәнең иң ерак почмакларына кадәр керә. Димәк, даими рәвештә йөзүче үзен үпкә авыруларыннан саклый.

Йөзү белән шөгыльләнү йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый. Гәүдә горизонталь халәттә һәм хәрәкәтләр цикл рәвешендә булганда йөрәккә кан яхшы килә һәм ул яхшырак эшли башлый, организмда матдәләр алмашы яхшыра.

Йөзү шулай ук иммунитетны да арттырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Салават күпере”нә беренче булып килүчеләргә бүләк бирделәр