Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салтыйган авылы клубы капиталь ремонттан соң янәдән үз ишекләрен ачты

Ике төрле милләт вәкилләре - татарлар һәм руслар бердәм, тату булып яшәгән Салтыйган авылы халкының куанычы тагын артты. Биредә капиталь ремонттан соң яңа сулыш алган клуб үз ишекләрен ачты.

Клуб белән бергә китапханә дә урнашкан. Авылга кергәндә үк ерактан үзенә җәлеп итеп торучы әлеге күркәм бинаның тантаналы ачылышына күрше-тирә авыллардан да халык күп килде. Арада ак яулык бәйләгән әбиләр, чигүле түбәтәй кигән бабайлар, яңа гына тәпи киткән сабыйлар да бар иде. Барысы да шатлана, фойеда татар һәм рус халкының милли киемнәрен кигән үзешчән сәнгать осталары, бер-берсенә хөрмәт күрсәтеп, әле бер, әле икенче телдә җыр суза, күмәкләшеп бииләр.
- Райондагы һәр төзелеш һәм яңарыш өчен сабый баладай сөенәм мин, бүген дә нәкъ шулай. Президентыбыз Рөстәм Миннехановка һәм киң күңелле авылдашыгыз Рафил Ногмановка зур рәхмәт! - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Ремонтка кадәр бу клубны барып карагач, кичекмәстән төзекләндерү кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем. Моңа кадәр үзем турыдан-туры сорасам, бу юлы Президентка хат язып, аны Рафил Габдерәфыйк улына тапшырдым. Шул рәвешле клубны капиталь ремонтлауга һәм җиһазландыруга ирештек. Безнең районга милләтара дуслык хас, Салтыйган авылы халкы да бу яктан хөрмәткә лаек. Клубта бергәләп гөрләшеп бәйрәмнәр үткәрегез!
Алга таба район башлыгы клуб мөдире Илсур Мөхтәровка өстәл теннисына сертификат тапшырды һәм яшьләрне дә, өлкәннәрне дә бильярд һәм өстәл теннисы уйнарга өндәде.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов та авылдашларына изге теләкләрен ирештерде:
- Авылыбыз клубының төзелгән, ачылган һәм биредә тормыш кайнап торган чакларны яхшы хәтерлим. Ул һәрвакыт ачык булсын, мәдәни чаралар еш узсын! - диде ул.
1964 елда төзелгән клубка моңа кадәр бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Альберт Рәхмәтуллин кыска вакыт аралыгында аның эчен дә, тышын да танымаслык итеп төзекләндергән төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиевка Рәхмәт хаты тапшырды.
- Кечкенә авыл дип тормадыгыз, безне шундый матур, җылы, якты клублы һәм китапханәле иттегез, элекке бина белән хәзергесе арасында җир белән күк аермасы, рәхмәт сезгә, Альберт Илгизәрович. Президентыбызга да безнең рәхмәтләребезне ирештерегез! - диде Халидә Гыймранова барлык авылдашлары исеменнән рәхмәтен белдереп. - Шулай ук олы рәхмәтләребез авылдашыбыз Рафил Ногмановка. Нинди генә эшләр башкарылмасын, ул барысына да үз өлешен кертә. Китапханәче Гөлсинәбез дә үз эшенең остасы, бөтен бәйрәмнәрне оештыра һәм үткәрә, безне дә мәдәни тормышка тарта. Шундый заманча бинада алга таба да бәйрәм-очрашулар булып торсын!
Ахырдан халык яңартылган клубта куелган тәүге концертны карады. Артистларның аяклары җиңел булсын, клуб алкышлардан һәм шат авазлардан яңгырап торсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйган авылы клубы капиталь ремонттан соң янәдән үз ишекләрен ачты