Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Салтыйган авылында яшәүче Фатыйма Гыймадиева юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

Салтыйган авылында яшәүче Фатыйма Гыймадиева үзен күркәм юбилее белән котларга килүчеләрне ишек төбеннән үк әнә шул сүзләр белән каршы алды. Балачак һәм яшүсмер елларын сугыш урлап, гомере җиңелләрдән булмаган хезмәт белән үтсә дә, күңел көрлеген, мөлаемлыгын җуймаган, үз яшеннән күпкә яшь күренә әле ул.

Фатыйма әбине бәйрәме белән тәбрикләргә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров та: - Паспортыгызга туган елыгызны дөрес язмаганнар ахрысы, - дип шаяртты һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан килгән открытка белән район башлыгының бүләген тапшырып, әбекәйгә изге теләкләрен ирештерде. - Үз гомерегездә көчегезне һәм саулыгыгызны кызганмыйча эшләгәнсез, зур рәхмәт, сезгә! Фатыйма Гыймадиеваны котларга Багай җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова, сеңлесе Гөлчирә Бикмөхәммәтова һәм авылдашы Рушания Камалова да килгән иде. - Без гаиләдә өч кыз үстек, сеңлебез Мәдинә мәрхүмә инде. Әниебез 1941 елда окоп казыганда чирләп, 47 яшендә үлеп китте. Ятимлек ачысы бәгырьләребезне телде. Безне Япон сугышында катнашкан әтиебез үстереп, аякка бастырды, - диде Гөлчирә апа, үзләре белән таныштырып. - Әниебез бакыйлыкка күчкәч, аның урынына 14-15 яшьлек апабыз Фатыйманы окоп казырга куйдылар. Алга таба ул урман кисүдә һәм юл төзүдә дә эшләде. Аннары озак еллар сарык фермасында хезмәт куйды һәм сыер сауды. - Әйе, безнең буын ачысын да күп күрде, төчесен дә татыды. Хәзерге көнебез шөкер итеп кенә торырлык, бөтен нәрсә җитеш. Миңа күрсәткән хөрмәтегез өчен рәхмәт, - диде бүгенге көндә улы Фердинант тәрбиясендә яшәүче Фатыйма апа. - Безне эшкә озатып кала, каршы ала, үзе дә кибеткә йөри әле ул Фатыйма апа. Алга таба да исәнлектә һәм саулыкта яшәсен ул, -диде авылдашын туган көне белән котлап, күчтәнәчкә камыр ризыклары пешереп килгән Рушания Камалова. Әнә шулай игътибар һәм ихтирам тоеп, һәр туган көннән ямь табып яшәгез әле, Фатыйма апа! Туксан биш яшьлек юбилеегызда да кунаклар кабул итәргә насыйп булсын! Сезгә карап барысы да бүгенгедәй "Сиңа туксанны биреп булмый әле, Фатыйма апа!" дисен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйган авылында яшәүче Фатыйма Гыймадиева юбилее уңаеннанкотлаулар кабул итте