Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салтыйганның ак әбисе

Безнең районда Россия Президентының шәхси котлавына лаек булган икенче өлкән яшьтәге кеше - Салтыйган авылында яшәүче Сания Шәйхи кызы Гыймранова. Аңа 22 июньдә 90 яшь тулды.

Нурлы йөзеннән бер дә елмаю китмәүче Сания апа ил башлыгының котлавын алды. Юбиляр район башлыгы Альберт Рәхмә­тул­линның бү­ләген - җылы юрганын, рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатына да бик шатланды. Президент котлавында мондый сүз­ләр бар: "Без сезнең бу­ын - Бөек Ватан сугышы елларының иң авыр сынаулары аша узган җиңү­че­ләр буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сезнең һәрберегез уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте..." Бу сүзләр, әйтерсең лә, Сания апаның бар тормышын белеп язылган. Хә­ер, яшьлекләре сугыш чорына туры килүчеләрнең язмышлары уртак аларның. Сания апа да окобын да казыган, Мөрәле, Норлатта утынын да кис­кән, ачтан хәлсезләнеп атлары егылгач, эш өздегез дип, Свияжскидагы төрмәгә бер елга утыртып куйганнар. Әле ярый ан­да бер көнне өч көнгә исәп­лә­гәннәр, шуңа да иртә­рәк чыккан.

Бар гомерен колхоз эшен­дә тырыш хезмәттә уздырган ул. 85 яшьлек сеңлесе Суфия апа белән яраннарга, миләүшә гөл­лә­ренә күмелгән җыйнак йортларында гомер кичерәләр алар. Капкаларының ябылып торганы юк: теләкләрең кабул бу­ла, дога кыл әле, дип, хәерен китерәләр, үлем-җи­тем булса да, Сания апаны алып китәләр. Төннәр буе авылдагы әрвахларга аерым-аерым догалар багышлаучы да ул. Социаль хезмәткәр Айгөл Саттарова гел булышып то­ра. Вакытында суын китерә, кибеткә ба­ра, даруларын алып кайта, бакча эшләрендә булыша. Юбилей уңаеннан әзер­ләнгән табын да мул иде: гөбәдия, коймак, катыгын күршедәге Халидә апа, балны Сәлимә керт­кән, Айгөл пәрәмәчләр пешергән. Халидә апалар белән нәкъ бер гаилә кебек яшиләр. Алар атна саен мунчасыннан калдырмый, тәм­ле ризыкларын да гел кертеп торалар. Авылдашлар хөр­мәтен яулау үзе бер бә­хет бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салтыйганның ак әбисе