Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Селфилы дөнья

СЕЛФИ - ул автофотопортрет. Гади тел белән әйткәндә, кулыңа фотоаппарат алып, үз-үзеңне фотога төшерү дигәнне аңлата.

Интернетка күз салсаң, нинди генә селфи тапмассың! Парашюттан сикергәндә, тау башында, бакчада матур чәчәкләр белән, кызынганда, коенганда, танылган кешеләр белән, куркыныч хайваннар янына басып... Ничек кенә, нинди генә юллар белән популярлык җыярга тырышмый кешеләр! Аңлавымча, селфи ясау куркынычрак шартларда башкарылган саен, социаль челтәрдә күбрәк тавыш җыя, караучылар арта. Ә нинди мәгънә?! Болар барысы да ике-өч көнлек канәгатьлек бирә кешегә, аннан тагы да куркынычракны эзләргәме?! Менә шундый куркыныч уен барлыкка килде хәзер яшьләр арасында: үз-үзләрен фотога төшереп социаль челтәргә куялар да, шуңа куелган лайкларга карап үз-үзләренә бәя бирәләр.

Әле бер танышымны очраттым. «Кызымда истерика, ничек тынычландырырга да белмим. Яңа прическасы белән фотосын интернетка куйган иде, дусларыннан 15 кенә тавыш җыйган. Мин беркемгә дә кызык түгел, миңа бөтен дөнья битараф, дип тузына, йә көннәр буе бөтенләй сөйләшми йөри», - дип зарланды. Яшьләрнең үз-үзенә ышанычы, үзен бар дип кабул итүе әнә шул селфи, социаль челтәрләрдәге лайклар белән билгеләнә хәзер.

Психологлар, әгәр берәү көненә алты һәм аннан да күбрәк селфи ясап интернетка урнаштыра икән, бу кешедә психологик тайпылышлар башланган дигән сүз, диләр. Бу көннәрдә ил буйлап «Куркынычсыз селфи» акциясенең башлануы да юкка гына түгел. Иң шәп селфи ясыйм дип, кешеләр куркыныч адымнарга бара башлаганнар. Бер кыз кызу тизлектә барган поезд башында телефонындагы камерага үзен төшергәндә электр чыбыгына эләгеп калып минут эчендә янып бетә. Икенче кыз күпердә үзен төшергәндә суга егылып төшеп үлә. Мәгънәсез юкка чыккан гомерләр бит бу! Эзләнсәң, мондый мисалларны тагы күп табып булыр иде әле.

Белгечләр, гомумән, берләшеп башны-башка куеп фотога төшүләр арткан саен кешеләрнең бетләү очраклары да арта баруы турында сөйли.

2015 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы чыгарган белешмәлектә, кулга корал тотып, тимер юл транспортында, руль артында, өй, бина түбәләрендә, күперләрдә селфи ясарга ярамаганлыгы турында язылган.

Элек егетләр-кызлар киенеп ясанып үзен күрсәтер өчен бәйрәмнәр, төрле кичәләр, туйлар җиткәнне көткәннәр. Күңелле булган! Ә хәзер модалы күлмәгеңне киясең дә, матур итеп бизәнеп, кулыңа телефоныңны алып үзеңне үзең фотога төшерәсең дә, соцаль челтәргә урнаштырасың. Өйдән дә чыгып торырга кирәкми. Селфи төшерү шулкадәр модага кереп китте, аның мәгънәсе турында уйлап тырыш та юк. «Менә мин ак шапкадан», «миндә яшел күлмәк», «машинамда шәп күренәмме» дигән комментарияләр белән чуарланган фотолар күптән кызыксызга әйләнеп бара.

Әйе, селфины танылган кешеләр дә, дәүләт җитәкчеләре дә ясый. Бу тыелган әйбер түгел. Селфи ясауның асылы - үзеңне кызыклы җирдә, башкаларга да кызык булырлык итеп фотога төшерү бит ул. Хәтта Рим папасының да Ватиканга сәяхәткә килүчеләр белән ясаган селфисы бар!

Үз-үзен фотога төшерү кешеләр өчен егерменче гасыр башында - фотоаппарат барлыкка килгән чорда ук кызык булган. Россиядә беренче автофотопортрет итеп рус княжнасы Анастасия Романованың 1913 елда үз-үзен көзгегә карап төшергән фотосын күрсәтәләр. Әмма княжнаның мондый фотосы бердәнбер һәм аны тарих хәтерли!

Селфи ясаганда сак булыгыз һәм уйланыгыз әле: тормышыгызны, эчке дөньягызны бу кадәр күп кешегә ачып бирү - сездән күңелсез кеше ясамыймы икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Селфилы дөнья