Шатлык илендә
Кече Мәме урта гомумбелем бирү мәктәбендә оештырылган җәйге лагерь "Шатлык шәһәрчеге" дип аталды. Мәктәпнең 20 укучысы җәйге каникулын шушы шәһәрчектә ял итүдән башлап җибәрде.
4 июньдә ачылган лагерьда алар 23 июньгә кадәр ял итте. Сагынып искә алырлык көннәр күп булды биредә. Лагерьның һәр көне нинди дә булса темага багышланган иде. Сәнгать фестивале көнендә балалар үзләренең җырга-моңга, биюгә осталыкларын күрсәтте. Караокега да кушылып җырладылар. Бу көнне сәнгатьнең тагын бер төре - рәсем ясау бәйгесе дә булды. Укучылар акбур белән асфальтка төрле рәсемнәр ясады. "Спортландия иленә сәяхәт" көнендә спорт ярышларында җитезлектә көч сынаштылар. Биредә балаларда спортка мәхәббәт кече яшьтән үк тәрбияләнә. Шуңа да алар район, республика күләмендә үткәрелгән ярышларда актив катнаша. "Робинзон эзләре буйлап" дип исемләнгән көндә укучылар табигать кочагында ял итте, үсемлекләр дөньясы белән белән танышты, соңыннан кырдан җыеп кайткан чәчәкләрдән күргәзмә оештырдылар. Күргәнегезчә, лагерь программасы укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга юнәлдерелгән.
Кече Мәмедәге кебек лагерьлар районның башка мәктәпләрендә дә эшләде. Район буенча мәктәп яны лагерьларында 405 бала ял итте. Аларның йөздән артыгы хезмәт һәм ял лагерена йөрде. Бүгенге көндә "Васильевский" стационар лагеренда утыз, Апас районындагы "Свияга"да ун бала сәламәтлеген ныгыта. Стационар лагерьларда ял итәргә теләк белдерүчеләр өчен дә сайлап алу мөмкинлеге бар. Аз керемле, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 122 балага ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша юлламалар бирелә. Шундый гаиләләрдән 49 бала "Свияга"да ял итеп кайтты инде. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы ун бала Лаеш районындагы "Звездный" лагерена барды. Балаларны җәйге сәламәтләндерү программасы 700 дән артык баланы колачлый.
Ял белән хезмәтне бергә бәйләп алып барырга теләүчеләргә дә юл ачык. Район мәшгульлек үзәге аша июнь аенда 18 яшькә кадәрге 25 укучы эшкә урнаштырылды. Ялларыгыз күңелле һәм файдалы, хәвеф-хәтәрсез үтсен, кадерле балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев