Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шәүкәт Галиевның туган авылындагы Иҗат йортында музей ачу тантансында кайбычлылар да бар иде

Әлеге тантана олуг балалар язучының туган көнендә- 20 ноябрьдә узды.

Анда чакырылган кунаклар иң элек Апастагы туган якны өйрәнү музеена җыелды, ә аннан соң шагыйрь туган авыл- Олы Бакырчыга юл тотты. Шәүкәт абыйның иҗат йорты бик күп яңа экспонантлар белән баетылган. Апастагы туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов бу хакта кунакларга бай мәгълүмат бирде. Соңыннан тантана шагыйрь исемендәге мәктәптә дәвам итте. Шагыйрьне искә алу тантансында аның Казанда яшәүче улы Җәмил белән кызы Алсу, якыннары, язучы Хәбир Ибраһим, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова да кайткан иде. Анда "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Энҗе Миңгалиева да катнашты. Бу хакта "Кайбыч таңнары" газетасының алдагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәүкәт Галиевның туган авылындагы Иҗат йортында музей ачу тантансында кайбычлылар да бар иде