Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Шүширмә уңганнары Кайбычка алдынгылар слетына җыелды. Фоторепортаж

"Яңа юл" җитештерү кооперативы крестьян хуҗалыгы үз көнен үзе күрүче хуҗалык, мөстәкыйль рәвештә яши башлауларына быел 19 ел. Аларның эшчәнлегенә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин зур бәя бирде.

-Хөрмәтле Шүширмә авыл уңганнары! Сез авыл җирлегендә көне-төне хезмәттә, без барыбыз да язмышыбызны авыл белән бәйләгән, туган ягыбызга хезмәт итәбез, аллага шөкер, матур итеп яшибез. Район үзәгенә кафега шулай җыелып килеп, бәйрәм итүгез матур күренеш, сез моңа лаек. 19 ел дәвамында бер җитәкче белән матур итеп эшләвегез бердәмлегегезне, тырышлыгыгызны күрсәтә. Безне уңышларыгыз белән сөендереп торасыз, булдырасыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт. Кечкенә хуҗалыклар да эшләрен яхшы алып бара, эре хуҗалыклар янында сез дә кирәк, фермерлыкка да өстенлек бирәбез. Сез күп түгел, әмма районыбызның бюджетына үзегезнең зур өлешегезне кертәсез. Форсаттан файдаланып, барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлыйм,- диде район башлыгы.
Хуҗалык җитәкчесе Рамил Тимершин чыгышыннан күренгәнчә, 2016 елда 18 миллион сумга якын табыш алганнар, салымнарын тулысынча түләгәннәр, биш миллион 543 мең сум күләмендә хезмәт хакы түләгәннәр.
Алдынгылар слетында игенче-терлекчеләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Әтнә егетләре- җырчы Руслан Галимуллин һәм Рамил Шәрәфиев аларга иң матур җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шүширмә уңганнары Кайбычка алдынгылар слетына җыелды. Фоторепортаж