Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Шүширмәдә яшәүче Рауза Садыйковага туксан яшь тулды

Кайбыч районында унынчы дистәне ваклаучылар саны тагын бер кешегә артты. Шүширмәдә яшәүче Рауза Садыйковага туксан яшь тулды. Күркәм юбилейлары уңаеннан, яшьтәшләренең җитәкчеләрдән котлау открыткалары кабул итүе турында Рауза апа "Кайбыч таңнары" газетасыннан укып белә иде инде. Ниһаять, бу бәхет аңа да елмайды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары...

Бу көнне Рауза апаның йортыннан кеше өзелмәде: аны котларга балалары, онык-оныкчыклары, туган-тумачасы җыелды. Фатыйма Бикбова, юбилярны котлап, аның кебек матур гомер юлын үткән кешеләрнең барыбыз өчен үрнәк булуын әйтте. «Күп хәсрәтләр кичерергә туры килсә дә, сез тормышка мә­хәббәтегезне югалтмагансыз. Алдагы гомерегездә борчу-мәшәкатьләр килмәсен, йортыгызда иминлек булсын, сезгә исәнлек һәм саулык телим» - диде ул. Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев та әбекәйгә иң изге, матур теләкләрне юллады.
Котлаулардан соң, Рауза Садыйкова хатирәләргә бирелде. Үз гомерендә бик күп күз яшьләре түгәргә туры килгән аңа.
- Тумышым белән мин шушы авыл кызы. Миңа өч яшь булганда, абыем белән икебезне ятим калдырып, әниебез үлеп китте. Әтиебез башка хатынга өйләнгән генә иде, Бөек Ватан сугышы башланды. Ул фронтка китте дә, хәбәрсез югалды, - диде Рауза апа. - Шуннан соң үги әниебез аерылып кайтып китте. Мин әбием бе­лән яши башладым. Озак та үтмәде, ул да бакыйлык­ка күчте. Абыем Яшел Үзән шәһәренә укыр­га киткән иде, армиягә китәсе елны ул да вафат булды. Мин берүзем торып калдым. Ятимлек, ялгызлык ачысы бәгыремне мең кат телде. Үзем генә яшим, мәктәпкә барасы бар. Укырга барганчы мич каршындагы ташлар өстенә таба куеп, әрем ягып, шунда аш пешереп ашый идем.
Сылу кыз булып үсеп җитешкән Рауза Шүширмәнең Хөсәен исемле егетенә кияүгә чыга. Сигез балага гомер бүләк итә алар. Ана кешенең моңарчы күргәннәре дә китап язарлык була да бит, ләкин язмыш аны бала хәсрәтләре белән дә сыный. Хөсәен абый белән Рауза апаның күз тиюдән өч яшьлек уллары үлеп китә. Аннан соңгы Мәхмүтләре, армиядән кайткач, 21 яшендә вафат була.
- Мәхмүт улымны күмгәннән бирле, кайнар чәй эчә алмыйм, йөрәгем яна. Хәсрәтләрне җиңәргә хезмәт ярдәм иткәндер инде. Гомерем буе колхозда эшләдем. Тормыш иптәшем вафат булганга да дистә елдан артык вакыт үтте. Төп юанычым - балаларым, онык-оныкчыкларым, - дип шөкер итә юбиляр.
Бүгенге көндә Гөлсинә исемле олы кызы белән яши ул. Гөлфирәсе, Ринаты, Рәшите, Мараты һәм Гөлчәчәге туган йортка эзне суытмый. Сигез оныгы, өч оныкчыгы белән дә мактана ала әбекәй. Әнә, оныгы Гүзәл белән оныкчыгы Эвелина да аны гомер бәйрәме белән котларга дип кайтканнар. Күчтәнәчкә, заказ биреп, "90 яшьлек юбилеең белән, әниебез!" дип язылган торт та пешерткәннәр. Олы кеше өчен әнә шул хөрмәттән дә кадерлесе юктыр ул. Рауза апа Садыйкова да шуңа сөенеп яши. Хәрәкәттә булырга тырыша ул, балалары әрләсә дә, йорт тирәсендә вак-төяк эшләрне башкара. "Хәрәкәттә-бәрәкәт диләрме әле? Тик утырсам, аякларым тыңламый башлый," - ди ул. Газета-журналларны да яратып укый, яңалыклардан хәбәрдар булып яши. Озак яшәүнең сере дә әнә шул тик тора белмәүдә, мәгълүматлы булудадыр. Хәер, хикмәт күпме яшәүдә түгел бит, иң мөһиме Ходай сезгә бәхетле елларны өстәсен, Рауза апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шүширмәдә яшәүче Рауза Садыйковага туксан яшь тулды