Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Шуширмәдә туып үскән Илдүс Ганиев авылдашларын хөрмәтли

Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Шуңа да без, мөселманнар, кунакка йөрешергә, бер-беребез белән ешрак аралашырга тиешбез.

Бу көннәрдә авылларда әби-бабайлар Корбан ашларына җыелды. Мин үзем Шүширмә авылында узган бик матур ашта булдым. Бу авылда Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалып, авыл картларын, ак яулыклы әбиләрнең күңелен күреп йөргән ир-егет - Илдус Ганиев. Үзе Шуширмәдә туып үскән, хәзерге вакытта гаиләсе белән Олы Кайбыч авылында яши ул. Илдус абыйның олыларны хөрмәтләп уздырган беренче генә бәйрәме түгел бу. Башка бәйрәмнәрдә дә авылдашларын хөрмәтли, халыкның күңелен күрә икән Илдүс абый.
Бәйрәмне Борындык авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев башлап җибәрде. Килгән кунакларны Корбан гаете һәм Өлкәннәр көне белән котлады ул. Чөнки биредә бу ике бәйрәмне берләштереп уздырырга ният иткәннәр иде. Сүзне Борындык авыл җирлеге Ветераннар советы җитәкчесе Равил абый Бикмуллин дәвам итте. «Авыруларны сынау итеп кабул итик, сабырлык телим сезгә. Киләсе Гает бәйрәмнәрен дә исән-имин булып бергәләп каршы алыйк!» - диде ул. Корбан ашында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та бар иде. Бәйрәм белән котлаганда ул бу авыл халкының гомер буе тырыш хезмәт, бердәмлек белән яшәвенә соклануын белдерде. Корбан гаете тарихы, аның өммәтләре белән танышып, аһәңле догалар яңгыраганнан соң, табынны әзерләргә булышкан ханымнар чәй китерделәр. Һәртөрле ашларны чәй эчүдән башлау - бу якларга гына хас үзенчәлекле гадәт ул. Бәйрәм дәвамында бу авылның тарихы, авыл тарихында эзен калдырган якты матур кешеләр турында еш сөйләшенде. Хәтта Шүширмә авылының исеме кайдан килеп чыгуы турында да гәп куерттылар. Бактың исә, «шүширмә» сүзе - ермак дигәнне аңлата икән.
Корбан итен китерер алдыннан бабайлар тәкъбир әйттеләр. Бу сөннәт гамәл. Аннан соң бик матур савытларда бәлешләр чыкты. Өстәлдә сый нигъмәт, тәмле ризыклар мулдан иде. Сизелә, бәйрәмне оештыручылар чын йөрәктән, килгән халыкның күңелен күрергә тырышкан. Минем урыным бик кунакчыл Шуширмә апалары янына туры килде. Чәй дә эчтем, бәлеш тә ашадым. И сыйладылар, и кыстадылар! Рәхмәт сезгә шундый ачык күңелле, гади, ихлас Шуширмә халкы! Кылган догалар, эшләгән изгелекләр барысы да кабул булсын, авылның тарихы еракка сузылсын, нәселләр дәвамлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шуширмәдә туып үскән Илдүс Ганиев авылдашларын хөрмәтли