Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сингапурдан килгән Ван Чин Федоровское мәктәбе укытучыларын “критик фикерләргә” өйрәтте

Нәрсә ул критик фикерләү? "EDUCARE" компаниясе хезмәткәре, Сингапурдан килгән Ван Чин Федоровское мәктәбе укытучылары белән үтәчәк дәресне иң элек әнә шул сораудан башлады.

Белгәнебезчә, Сингапур мөгаллимнәре районыбыз мәгариф хезмәткәрләре белән еш кына эшлекле очрашулар уздыра. Максатлары - Кайбыч педагогларына Сингапур проектын өйрәтү. Шунысы да мәгълүм - әлеге яңа алымныр районның күп кенә мәктәпләрендә инде кулланылып килә. Проектның асылы - инновацион программаларны, укытудагы алдынгы методикаларны һәм технологияләрне үзләштерү.

Бу юлы исә укуларның Федоровское урта мәктәбендә узуы да юкка түгел. 2013-2014 уку елында мәктәп Республиканың "Иң яхшы мәктәп" исемлегенә кертелде.

Пәнҗешәмбе көнне мәктәпнең актлар залында узган тренингның темасы - "Критик фикерләү" дип аталды. Уку барышында мөгаллимнәр әлеге юнәлеш принциплары белән таныштылар, күп кенә сорауларына җавап таптылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сингапурдан килгән Ван Чин Федоровское мәктәбе укытучыларын “критик фикерләргә” өйрәтте “EDUCARE”