Сырхауханәне «дәвалыйлар»
Район үзәк сырхауханәсендә халыкка югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру максатында ремонт эшләре дәвам итә.
Казан шәһәренең "Вика" төзелеш фирмасы эшчеләре сырхауханәнең хирургия бүлегендә ремонт эшләре алып бара. Төзүчеләр биредә коридор стеналарын гипсокартон белән тышлый, бүлмәләрдә стеналарга, идәнгә плиткалар беркетә, ишекләрен пластикка алыштыра, бүлмәләрне җилләтү (вентиляция) җайланмалары куя, асылмалы түшәмнәр ясый, тышкы яктан пластик сайдингны металлдан эшләнгәненә алыштыра. Ренгент кабинетында да, ашханәдә дә шундый ук ремонт эшләре бара. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, әлеге эшләрне башкарып чыгу өчен республика бюджетыннан 25 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Моңа кадәр шул ук "Вика" төзелеш фирмасы эшчеләре стоматология, терапия, йогышлы авырулар, кабул итү-диагностика бүлекләрендә ремонт эшләре алып барган иде. Белгәнегезчә, сырхауханәгә эшкә врачлар да кайта башлады. Боларның барысы да медицина хезмәтен яхшыртуга юнәлдерелгән.
Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да район үзәк сырхауханәсендә барган ремонт эшләре белән даими кызыксынып тора. Аның таләбе - төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп, билгеләнгән вакытта башкарып чыгу. Ремонт авыруларны дәвалау процессына тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Баш врач Газимагомед Магомедов ремонт өчен республика бюджетыннан финанслар бүленеп бирелүдәге турыдан-туры ярдәме өчен муниципалитет җитәкчесенә рәхмәтле.
Сырхауханәнең ремонт узган бүлекләрендә медикларның үзләренә дә, авыруларга да уңайлы. Биредәге хезмәткәрләр дә элекке эш шартлары белән хәзергесен чагыштырганда җир белән күк арасы, эшкә күтәренке күңел белән йөрибез, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев