Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстан Республикасы Президенты Кайбыч районының “Авыл Денс” бию коллективына кыйммәтле бүләк тапшырды

"Татарстан - уртак йортыбыз" этно-мәдәни фестиваленең Халыклар бердәмлеге көнендә узган гала-концертында Олы Кайбычның "Авыл денс" биючеләре оста биюләре белән барысын да шаккаттырды! Казанның "Пирамида" сәхнәсендә шулкадәр халык арасында югалып та калмадылар, матур чыгыш ясадылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та яратты аларның чыгышын. Гала-концерт нәтиҗәләре буенча, безнекеләр - җиңүче! Президентыбыз район мәдәният бүлеге начальнигы, бию коллективының җитәкчесе Рамилә Әбләзовага купшы чәчәк букеты белән бергә 200 мең сумлык сертификат тапшырды! Әлеге сертификат коллективның матди базасын ныгыту өчен бирелде.
«Пирамида"га килеп керүгә үк, без үзебезне зур тамаша залында кебек хис иттек. Әле фестиваль башланмаган, ә фоейда, холларда музыка уен кораллары ансамбльләре, үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясый, төрле телләрдә җырлар яңгырый, кайсылары өздереп бии, тамашачыларны да биергә чакыралар, гармунчылар уйный. Ә аннан соң чуваш, рус, татар, мари, мордва, удмурт, белорус, грузин, әрмән, дагыстан, казах, үзбәк, төрекмән, һинд, украин, казак һәм башка милләт вәкилләре бер сәхнәдә чыгыш ясады. Татарстанның төрле шәһәр-районнарында яшәүче милләт вәкилләре бу. Чит илләрдән килүчеләр рес­публикабызда дус-тату гомер кичерә, балалар үстерә, хезмәт куя, үзләрен өйләрендәге кебек хис итәләр. Әнә шуңа да фестиваль «Татарстан - уртак йортыбыз" дип атала да инде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та фестивальдә катнашучыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлавында республикабызда яшәүче барлык милләтләр өчен дә уңайлы яшәү шартлары тудыруга зур игътибар бирелүенә басым ясады.
- Бүгенге гала-концерт - илебез, республикабыз­да яшәүче халыкларның берләшүенең матур үрнәге ул. Илнең иминлеге бу территориядә яшәүче халыкларның һәм конфессияләрнең үзара килешеп яшәүләренә һәм тотрык­лылыкка бәйле. Халыклар дуслыгы булмаса, Татарстан мондый уңышларга ирешә алмаган булыр иде, - диде ул. - Әлеге концертта бездә талантларның күп булуы ачык күренде, монда республиканың барлык төбәкләреннән дә вәкилләр бар. Талантлар тәрбияләүдә муниципаль берәмлекләр, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм башкаларның өлеше зур, ә даими эшчәнлек нәтиҗәләргә китерә. Тынычлык, бердәмлек, тотрыклылык - теләсә кайсы территориянең үсешенә нигез ул.
Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Гөлназ Гайнуллина да "Татарстан - уртак йортыбыз" этно-мәдәни фестиваленең гала-концертында лауреат булып танылды һәм дипломга лаек булды. "Йолдызлык" фестивале аша танылу ала башлаган Гөлназ бу фестивальдә "Сак-Сок бәетен башкарды. "Пирамида" сәхнәсендә җырны бернинди музыкасыз башкарып, моңлы тавышы белән меңләгән тамашачыны үзенә әсир итте ул. Җитәкчесе Фаилә Минһаҗева да укучысы өчен шат.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бу фестивальдә Гөлназның уңышлы чыгыш ясавы минем өчен икеләтә шатлык булды. Укучым белән горурланам, кечкенә булса да, әнә нинди уңышларга ирешә ул! - диде педагог. "Сак-Сок"ны өйрәнүе дә тырышлыгы нәтиҗәсендә, чөнки аны балалар шундый югарылыкта башкара алмый, -диде педагог.
Әлеге фестивальдә Татарстанда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәве, талантларга юл ачык булуы ачык күренде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Президенты Кайбыч районының “Авыл Денс” бию коллективына кыйммәтле бүләк тапш...