Бу атнаның сишәмбесендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында Кайбычка килде.
Ул, район кырларын вертолетта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә күзәткәннән соң, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең Ульянково басуына төште. Биредә аларны хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре каршы алды.
Офыкларга кадәр сузылган алтынсу төстәге иген кырында тук башаклар әкрен генә җилдә чайкала. Төрле маркадагы ун комбайн арпа суктыра. Бункерлары тулуга, "КамАЗ", "ЗИЛ"лар шунда ук комбайн янына килеп баса һәм ашлыкны кабул итү предприятиесенә алып китә. Кыскасы, кырда кызу эш кайный.
- Матур күренеш, - диде министр да кыр кораблары эшләвен карап торганнан соң. - Кайбычның барлык хуҗалыкларында да урып-җыю эшләренең тулы куәткә баруын вертолеттан да ачык күрдек. Кырларыгыз да чиста, чүп үләннәре күренми.
Марат Әхмәтов иң элек район хуҗалыкларында үстерелгән бөртекле- бөртекле кузаклы культуралар, кукуруз, шикәр чөгендере куелган күргәзмәне карады. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалында көзге бодайның элиталы "Скиптер" сорты һәр гектардан 36 центнер уңыш биргән, ә икенче филиалда арышның "Марусенька" сорты гектарыннан 45 центнер уңыш белән шатландыра. Аграр министр Кайбычта урак темпларының югары булуын билгеләп үтте.
- Безнең максат - 100 мең тонна ашлык җыеп алу, - дип сүзгә кушылды район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Моның өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар безнең.
Марат Әхмәтов, максатка ирешү юлында уңышлар теләп, ашлыкка булган дәүләт бәяләре, башка төбәкләрдә урып-җыюның барышы турында сөйләде. Ярдәмче хуҗалыкларга алга таба да ярдәм күрсәтеләчәге турында да әйтте.
Нет комментариев