“Туым җондызы”на Кайбычтан кем барачак
Галия Кайбицкая, Латыйф Хәмиди, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Владимир Мироваев кебек талантларны биргән Кайбыч төбәгендә әле алга таба да йолдызлар кабыныр. Керәшен татарларының "Туым җондызы" -"Раштуа йолдызы" фестивалендә күпләр күңелендә шундый уйлар бөреләнде, чөнки сәләтле балалар күп.
Бу атнаның чәршәмбесендә Иске Тәрбитнең матурлыгы белән барыбызны да сокландыручы яңа күпфункцияле үзәгендә фестивальнең Казанга сайлап алу туры узды. Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте оештырган әлеге чараның максаты - халык җырларын оста башкаручыларны, талантлы яшьләрне ачыклау, аларга алга таба да үсү өчен шартлар тудыру. Бәйгене алып баручы Светлана Зиадиева залдагыларны жюри әгъзалары белән таныштырды: Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова, традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге фәнни хезмәткәре Эльвира Камалова, Казан дәүләт консерваториясенең этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, ансамбль җитәкчесе, якташыбыз Артур Поляков. Бәйгедә катнашучылар "Этник вокал", "Халык вокалы", "Фольклор-эстрада вокалы", "Фольклор ансамбль", "Вокаль ансамбль", "Вокаль-инструменталь ансамбль" номинацияләрендә көч сынашачак. Бәйге-фестиваль шартлары буенча конкурсантлар керәшен халык җыры, эстрада җыры һәм музыка коралыннан башка гына берәр җыр башкарырга тиеш.
- Арулармы сез, хөрмәтле карендәшләрем! Кайбыч районында без өченче ел рәттән "Туым җондызы" фестиваленә яңа йолдызлар эзлибез. Безнең фестиваль Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре алдыннан үткәрелә. Бу сәхнәдә балкыган йолдызларны без 24 гыйнварда Казан шәһәре күгендә кабызачакбыз, - диде Людмила Даниловна.
Аның әйтүенчә, быел бәйгенең географиясе тагын да киңәйгән: Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан, Башкортстанның Бакалы районыннан ансамбльләр, җырчылар килүе көтелә. Кукмара, Кайбыч, Зәй районнарында сайлап алу турлары үткәрелә.
Олы Тәрбит авылының "Бәләкәч" балалар фольклор ансамбле чыгышы белән башланып киткән фестиваль югары дәрәҗәдә узды. Олы Тәрбиттән Марина Тараканова, Диана Леонтьева, Иске Тәрбиттән Сергей Васильев, Ангелина Васильева, "Саф җилләр" ансамбле, Хуҗа Хәсәннән Варвара Таймасова, Юлия Макарова, Мәлкидән "Балдырган" ансамбле, бертуганнар - Вадим белән Алексей Бичариннар чыгышын тамашачы алкышларга күмде.
Фестиваль тәмамлангач, жюри әгъзалары нәтиҗәләр чыгарган арада Олы Кайбыч мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме җырчылары, Мәлкидән Александр Бичарин тамашачыларга үзләренең яраткан җырларын бүләк итте.
Иске Тәрбит авылыннан "Саф хисләр" ансамбле, шул ук авылдан Ангелина Васильева, Хуҗа Хәсәннән Варвара Таймасова дипломнар белән бүләкләнде. "Этник вокал" номинациясендә Иске Тәрбиттән Сергей Васильев, "Эстрада вокалы" номинациясендә Мәлкидән Алексей Бичарин, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Вадим Бичарин беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. "Халык вокалы" номинациясендә Олы Тәрбиттән Марина Тараканова, "Этник вокал" номинациясендә Хуҗа Хәсәннән Юлия Макарова беренче урынны яулады. "Этник вокал" номинациясендә Олы Тәрбиттән Диана Леонтьева икенче урынга чыкты. Ансамбльләр арасында Мәлкидән "Балдырган балалар ансамбле беренче, Олы Тәрбиттән "Бәләкәч" ансамбле икенче урыннарны алды.
- Кайбыч балалары "Туым җондызы"на узган ел да ныклы әзерлек белән килгән иде, быел да шулай. Сәхнә костюмнары да матур, үзләренә килешеп тора. Җиңүчеләрне Казан шәһәрендә йомгаклау турында көтеп калабыз, - диде Эльмира Кашапова.
- Авылыбызда күпфункцияле үзәк ачылып берничә ай үткәч, мәктәп балалары арасыннан җырга сәләтле балаларны сайлап алып, "Балдырган" ансамбле оештырдым. Узган ел да "Туым җондызы" фестиваленең район турында катнашып, беренче урынны яулап, республика турында да беренче урынга чыктык. Бәйгедә катнашкан балалар Казандагы филормония сәхнәсендә чыгыш ясадылар. Ансамбльгә музыкаль үзәк бүләк иттеләр. Фестивальдә быел да безнең балалар чыгышын югары бәяләүләре куанычлы, әлбәттә, - диде "Балдырган" балалар ансамбле җитәкчесе, Мәлки авылы күпфункцияле үзәге директоры Александр Бичарин.
- Фестивальгә югары әзерлек белән килгәннәре өчен балаларга, аларның җитәкчеләренә, шулай ук, гадел хөкем иткәннәре өчен жюри әгъзаларына рәхмәтемне җиткерәм. Чыгышларыгыз бик матур булды, хәзер Казан сәхнәсендә районыбыз данын яклау өчен ныграк әзерләнергә кирәк булачак. Барыгызга да иҗади уңышлар, яңа елда яңа үрләр яулавыгызны телим, - диде башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова йомгаклау чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев