Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Укол ясарга яратам», - ди Корноухово авылы фельдшеры

Балачактан ук шәфкать туташы, врач булырга хыялланучылар бар. Кайберәүләр, әлеге һөнәргә кечкенәдән үк гашыйк булып, курчакларын «дәвалап» үсә. Шул ук вакытта, медикларның кеше тормышы өчен көрәшүе турында белсәләр дә, уколдан да куркып, сырхауханәгә баруны кичектерүчеләр дә була.


Корноухово фельдшер-­акушерлык пункты мөдире Ольга Кузенкованың әлеге һөнәрне сайлавы бер дә очраклы гына түгел. 
– Балачагымда еш авырый идем. Нәкъ менә шул вакытта үскәч үземне дә, авылдашларымны да дәвалау өчен медик булачакмын дип сүз бирдем, – ди ул. – Уколлар ясарга да яратам. Яшел Үзән шәһәрендәге медицина училищесын тәмамладым, эшли башлавыма да 31 ел вакыт узып киткән инде. 
Ул медицина хезмәте күрсәтүче участокта 186 кеше яши. Ольга аларның барысы турында да яхшы белә: 21 инвалид, 1-18 яшькә кадәрге 22 бала бар, бер яшькә кадәрге бер сабый, ике хатын бала көтә. 
Ул һәр атнаның пәнҗешәмбесендә авыруларның өйләренә бара. Нәкъ менә шушы көнне киләчәге турында алдан белеп торалар, аны көтеп алалар. Дарулар, башка медицина кирәк-яраклары белән тулган кызыгылт-сары төстәге медицина сумкасын күтәргән Ольга һәрбер пациентына игътибарлы. Кечкенә авылларга да вакытында бара ул. 
– Победа авылында 11 кеше яши, Воскресенскийда – 16. Өлкән яшьтәгеләр кан басымыннан интегә, остео­хондроз, буыннар сызлау авыруларыннан интегүчеләр дә бар, – диде Ольга Алексеевна. – Әле менә яңа гына Олы Кайбычтан дарулар алып кайттым. Безнең аларны сатарга лицензиябез бар. Ташламалардан файдаланучыларга даруларны үзем алып кайтып бирәм. 
Аның участогындагы 21 инвалидның 13е дарулардан бушлай файдалану мөмкинлеге бирүче ташламадан — социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалана.Кыйммәтле дарулар таләп ителүче авырулар, мәсәлән, шикәр диабетыннан интегүчеләр өчен бу бик отышлы. 
Авылдашларының кайсы гына дарулар алып кайтып бирүен үтенсә дә, берәүгә дә каршы килми ул. Әнә шундый ярдәмчел булуы, үз эшен яратып башкаруы өчен хөрмәт итәләр дә инде аны. Тәүлекнең кайсы гына вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, килеп җитә, медицина ярдәме күрсәтә, яшь әниләргә балаларына прививка ясату вакыты җитеп килүе турында да алдан ук искәртә. Алар прививканың кирәклеге турында яхшы аңлый, шуңа да аны ясатудан баш тартучылар юк. Өлкән яшьтәгеләрне кан басымын дөрес үлчәргә өйрәтә, даруларны ничек кабул итәргә кирәклеген дә әйтеп тора. Иң өлкән пациентына 83 яшь икән. Фельдшер балалар сәламәтлегенә аеруча зур игътибар бирә: сәламәт яшәү рәвеше турында алар белән төрле профилактик әңгәмәләр алып бара, начар гадәтләрнең организмга зыяны турында да сөйли. Ольга Кузенковага юлларда төрле бәла-казаларга очрау­чыларга, кунакка кайтучыларга да беренче медицина ярдәме күрсәтергә туры килә. 2013 елда ул эшләгән фельдшер-акушерлык пунк­тына ремонт ясыйлар, хәзер анда фельдшер өчен дә, авыл халкы өчен дә уңайлы шартлар тудырылган. 
Тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен район үзәк сырхау­ханәсе, Татарстан Респуб­ликасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булган медик шушы еллар эчендә үз эшенең остасына әйләнгән. Авылдашлары аны авыл җирлеге депутаты итеп тә сайлаган. Җирлек башлыгы Фәридә Сундурова әйтеп узганча, Ольга Алексеевна авылда узучы чараларда актив катнаша, үзе дә төрле идеяләрен җиткерә. Өендә дә уңган ул: аш-су остасы, бакчасында тәртип, чәчәкләргә күмелгән. Булганнан бар да була шул ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев