Ульянково авылында суүткәргеч челтәре сала башладылар
Бу атна башында газ, электр элемтәсе, электр челтәре өлкәсендә эшләүче белгечләр белән берлектә 300 метр озынлыктагы яңа трассаны билгеләп чыктылар.
Эш башкару өчен район бюджетыннан 303 мең сум сум акча бүлеп бирелгән. Соңгы ике ел эчендә Ульянковода су белән тәэмин ителеш күпкә яхшырган.
"Чиста су" республика программасы нигезендә былтыр Тау урамында артезиан скважинасы төзелгән. Хәзер анда судан файдалануга контроль компьютерда махсус программа буенча алып барыла. Авылның Яшел, Тау, Бакча урамнарына 2 чакрым 890 метр озынлыкта суүткәргеч сузылган. Якынча мәгълүматларга караганда, объект бәясе 4 миллион 503 мең сумга төшкән. Су тәэмин итү системасы белән идарә станциясе урнаштыру өчен район бюджетыннан 167 мең сум, авыл җирлеге бюджетыннан 90 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев