Ульянково һәм Зур Подберезье мәктәпләреннән биш укучы Кырымда ял итә
Зур Подберезье урта мәктәбендә эшләүче җәйге лагерьга баргач, төшке аш вакытына туры килдек.
Ял лагерена йөрүчеләрне әбәткә алып кергәннәр, ә хезмәт һәм ял лагерендагылар суган түтәлләрен утый, урамдагы чүп үләннәрен чаба иде. Ашханәдә тәмле аш исе таралган, балалар, елмаешып, табын артында сыйланып утыра. Яшелчә салатын, беренчегә бирелгән итле ашны, аннан соң сөттә пешкән дөге боткасын ялт иттереп куйгач, ике-өч бала, тәлинкәләрен тотып, кабат пешекчеләр янына барып басты. "Ашагыз, аша, балакайлар", - дип тагын ботка салгач, авызлары ерылды.
- Ял итүчеләр арасында төрле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләре бар шул. Аз керемле, күп балалы гаиләләрдән килүчеләре дә, әти-әниләре эчкечелек белән шөгыльләнүчеләре дә. Соңгыларының балаларының туйганчы ашавына бик исләре китми. Аларның ашханәдә шулай аппетит белән тәмләп сыйлануларына чын күңелемнән сөенәм. Андый гаиләләрдә үсүче балаларны лагерьга беренче чиратта алабыз. Ә ашау-эчү бездә чыннан да бик әйбәт, пешекчеләребез дә уңган. Суыткычлар ит белән тулган, продукция җитәрлек, табыннан яшелчә, җиләк-җимеш өзелми. Хөкүмәт балаларның ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыруга, сәламәтлекләрен ныгытуга зур игътибар бирә, - диде мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова.
"Улыбка" лагеренда 45 бала ял итә. Һәр көннәре төрле чараларга бай. Лагерь начальнигы Алевтина Денисова, вожатыйлары Любовь Горбунова, Лариса Камышова, Любовь Кошкина, Лилия Полякова нинди генә бәйге-уеннар оештырмый алар өчен. Спортка да зур игьтибар бирелә. Әле менә бу атнада Апастагы Боз сараена барып, тимераякта шуып кайтканнар.
- Лагерьда охшыймы соң? - дигән сорвыма Света, Сережа, Маша бертавыштан диярлек: "Әлбәттә. Безнең хәтта өйгә дә кайтасыбыз килми", - дип җавап бирделәр.
Хезмәт һәм ял лагерендагыгыларга да күңелсез түгел. Бу челләдә кемнең бакчада чүп утыйсы, су сибәсе, кычыткан чабасы килсен инде диярсез. Әмма Зур Подберезье мәктәбе укучылары эштән курка торганнардан түгел. Иң күп яшелчә, җиләк-җимеш, кышлыкка банка-банка салатлар әзерләүче, кәбестә тозлаучы мәктәпләрнең берсендә белем алалар алар. Шуңа да уку елы әйләнәсе табыннарыннан витаминлы ризыклар бер дә өзелми. Үзләреннән артып калганны ярминкәләрдә дә саталар да әле. Лагерь начальнигы Наталья Кувшинова укучылар хезмәтеннән канәгать. Кристина, Ася, Анастасия, Артур, Артемнар әнә шулай хезмәт чыныгуы ала монда.
Баланы кайда ял иттерергә?
Җәйге каникуллар вакытында һәр ата-ананы борчыйдыр бу сорау. "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина хәбәр иткәнчә, укучыларга ял итү мөмкинлекләре зур. Райондагы көндезге 15 ял лагеренда 360, ә алты хезмәт һәм ял лагеренда 105 укучы ял белән хезмәтне бергә алып бара. Икенче сменада Олы Кайбыч һәм Федоровское мәктәбендә ике лагерь эшләячәк, анда 60 баланың ял итүе көтелә. Район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова исәптә торучыларның ялын оештыруга, эшкә урнаштыруга җитди әһәмият бирелүен билгеләп узды. Аларны июльдә Лаешта палаталы лагерь да көтә. Яшел Үзән районындагы «Чайка» стационар лагеренда беренче сменада сигез укучы ял итте. Сез дә балагызның шунда ял итүен телисез икән, мәктәп дирекциясенә мөрәҗәгать итә аласыз. Бу лагерьда 18 июльдән спорт юнәлешендәге 21 көнлек смена эшли башлый, анда безнең районнан 20 укучыны көтәләр. 9 августтан исә Кайбыч районыннан 42 баланы кабул итәчәкләр. Лагерьга юллама бәясенә килгәндә, аның 13 процентын гына ата-аналар түли. Республика бәйгеләре җиңүчеләре - Олы Кайбыч мәктәбеннән Динара Аллабердина, Кошманнан Чулпан Гарифуллина, Иске Тәрбиттән Мария Зайцева хәзерге вакытта "Мирас" проофильле сменада Кара диңгез буенда ял итә. Ульянково, Зур Подберезье мәктәпләреннән биш укучы 19 июньнән Кырымга сәләтле балалар өчен оештырылган сәнгать-эстетик юнәлешендәге лагерьга китте. Укучылар җәйге каникуллар вакытында Апастагы "Свияга+" лагеренда да сәламәтлекләрен ныгыта ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев