Ульянково мәктәбен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 8 миллион 900 мең сум акча бүлеп бирелгән
Бәрлебаш төп, Чүти һәм Ульянково урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар быел 1 сентябрьдә мәктәпләрен танымаслар да инде. Алар ял иткән арада төзүчеләр мәктәпләренә капиталь ремонт үткәрә бит.
Ульянковода ремонт ике атна элек башланган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, бу уку йортын төзекләндерүгә республика бюджетыннан 8 миллион 900 мең сум акча бүлеп бирелгән. Апас районының Ринат Миначав җитәкчелегендәге төзелеш оешмасына йөкләнгән ремонт. Анда Үзбәкстаннан, Мари Иленнән, Норлат районыннан килгән өч бригада эшли.
- Безнең мәктәпкә ремонт күптән кирәк иде инде. Төзүчеләргә эш җитәрлек. Алар түбәнең бер өлешен алыштырачак, тәрәзәләр пластик була, идән җәя, стеналарны эчке яктан гипслы картон белән тышлыйлар, асылмалы түшәм дә вәгъдә итәләр, канализация дә үткәрәләр. Эшне сыйфатлы итеп башкаруларын контрольдә тотабыз. Бөтен уңайлыклары булган мәктәп барыбызның да хыялы инде ул, - диде Ульянково мәктәбе директоры Наталья Челнокова.
Ремонт мәктәп бакчасын тиешле тәртиптә тотарга комаучаулык итми. Әнә сигезенче класс укучылары класс җитәкчеләре Татьяна Развалова белән берлектә кул астында булган материаллардан бакчаны бизәгәннәр. Машиналарның иске көпчәкләрен дә, пластик шешәләр, хәтта иске резин итекләрне дә эшкә җиккәннәр.
- Узган ел безнең мәктәп бакчада уңыш үстерү буенча районда икенче урынны яулаган иде. Химия, биология укытучысы Нина Серякова җитәкчелегендә эшләүче укучылар быел да сынатмас дип уйлыйм. Яңартылган мәктәп ашханәсенә яшелчәләр күп кирәк булачак бит, - ди Наталья Александровна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев