Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урсакта әйбәт яшиләр

Быел авыл җирлекләрендәге отчетлар шул җирлеккә караган кайбер кече авылларда да узды. Олы Урсактагысы да башта Кече Урсак клубында үтте. Бу кече авыллардагыларны да ишетү, аларның проблемаларын хәл итү өчен шулай эшләнә.

Табигатьнең гүзәл почмагына сыенып утырган Кече Урсак авылы күпмилләтле, анда чувашлар, татарлар, руслар гомер бакый дус-тату гомер кичерә. Былтыр чуваш дусларыбыз яшәүче урамга су җибәрелгән, бу юнәлештә башкарасы эшләре бар әле. Олы Урсакта да референдум үткәрүдән җыелган акча хисабына авыл халкын су белән тәэмин итү проблемасын хәл иттеләр. Бер чакрымнан артык ераклыкта урнашкан Шылтыравык чишмәсеннән авылга кадәр торбалар сузылган, хәзер саф чишмә суыннан чәй эчәләр. Җирлек башлыгы Габбас Зиннәтуллин үзара түләү акчасының нинди максатларда тотылуы хакында тиененә кадәр отчет бирде. Чүкри Аланда да зират тирәсен яхшы койма белән тотып алганнар. Быел Олы Урсак, Кече Урсак зиратлары тирәсен тоту, Кече Урсакның Кутузов урамында 15 электр баганасын алыштыру бурычы тора.

- Авылларның социаль йөзен үзгәртү, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту - иң өстенлекле юнәлешләребезнең берсе, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Бушанча белән Кече Урсак арасын асфальт белән тоташтырасы бар. Бу эшне киләсе ел планына кертәчәкбез.

Авыл халкының пай җирләре өчен түләү буенча сорауларына "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы белгече Гүзәл Җамалетдинова, район прокуроры урынбасары Василий Макаров җавап бирде. Кече Урсакта узган җыелышта катнашучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының якты истәлегенә һәйкәл төзү мәсьәләсен күтәрде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алган көннәрдә бу аеруча мөһим.

Олы Урсак авыл җирлегенең узган елдагы эшчәнлегенә уңай бәя куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урсакта әйбәт яшиләр