Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ветераннарга бүләкләр өләшәләр

Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан кайтартылган күчтәнәчләрне (азык-төлек җыелмасы) барлык авыл җирлекләрендә дә тапшырып бетерделәр дияргә була.

Бүләкләрне авыл җирлекләре башлыклары, ветераннарга беркетелгән кураторлар тапшырды. Кече Мәме авылының бердәнбер ветераны Александр Ершов бүләк өчен Президеныбызга тирән рәхмәтен белдерде. Ул үзенә бүләк тапшырырга килгән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин, "Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Луиза Сөнгатуллина, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеевага сугышчан юлы турында да сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераннарга бүләкләр өләшәләр