Яңа мәктәп – яңа мөмкинлекләр
Бүген, традицион август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре укыту-тәрбия процессында ирешкән нәтиҗәләр, мәгариф системасының бүгенге хәле хакында фикер алыша, йомгак ясый һәм киләчәккә планнар билгели.
Билгеле булганча, белем бирү - дәүләтнең иң мөһим функцияләренең берсе, мәгариф системасының эшчәнлеге актив, максатчан, җаваплылык хисенә ия, бүгенге тиз үзгәрүчән дөньяда төрле рольләрне уңышлы башкаручы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Моның өчен мәгариф системасы хезмәт базарының мәнфәгатьләрен чагылдырырга, нәтиҗәле хезмәттәшлеккә җирлек тудырырга тиеш. Мәгариф җәмгыятьнең үсешенә турыдан-туры йогынты ясый.
Хәзерге этапта белем бирүнең сыйфаты академик белем бирү белән генә чикләнми, аны тәрбиялелек, гомумкешелек кыйммәтләренең формалашуы дәрәҗәсе кебек факторлар да билгели.
Заманча белем бирүнең максаты - җәмгыятьне модернизацияләү максатына йөз тоткан яңа мәгариф системасын формалаштыру.
Яңа мәктәп ул - үз фәнен яхшы белгән, һәр яңалыкка ачык булган яңа укытучылар. Укытучының бурычы - балаларга киләчәкләрен бүген үк билгеләргә, мөстәкыйль, иҗади, үзенә ышанган кеше булырга ярдәм итү. Шунысы шатлыклы, районда педагогик кадрларның белем бирү, квалификацион, яшь күрсәткечләре соңгы елларда үсеш кичерә. Дөрес, кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе, беренче чиратта, эшләүче педагогларның укыту нагрузкасын арттыру һәм өстәмә дәресләр бирү хисабына хәл ителә. Безнең мәктәпләрдә кадрларга кытлык бар. Инглиз теле, математика, информатика, физика укытучылары җитми.
2012-2013 нче уку елында өстәмә белем бирү системасы алдында да мөһим бурычлар тора. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, "мәктәп инфрастуктурасы балалар мәнфәгатен кайгыртырга, иҗади мөмкинлекләрен ачарга, уңышка ирешүче шәхес тәрбияләргә, киләчәктә аңлы рәвештә һөнәр сайларга әзерләргә тиеш".
Хөрмәтле укытучылар, киңәшмәдә катнашучылар! Сезнең алда мәктәпкәчә белем бирү һәм өстәмә белем бирү системасының эчтәлегенә яңалык кертү бурычы тора. Алар балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм һөнәр сайлау өчен шартлар тудыруга, мәктәптән тыш эшчәнлекне камилләштерүгә, заманча педагогик технологияләрне кулланып, белем бирү учреждениеләрендә куркынычсыз шартлар булдыруга юнәлтелә.
Киләсе ел куелган бурычыларны үтәү, максатларга ирешү, иҗади җиңүләр елы булсын дигән теләктә калам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев