Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якшәмбедә Олы Кайбычта зур ярминкә гөрләде

Якшәмбе көнне Олы Кайбычта зур ярминкә узды. Почта бинасы каршындагы мәйданда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре халыкка үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итте. Олы юлның икенче ягында - сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда мәктәп укучыларының Уңыш бәйрәме гөрләде.

Ярминкә узасы мәйданнарга иртән-иртүк җан керде. Сәгать җиде тулганчы ук бирегә бер-бер артлы продукция төягән машиналар агыла башлады. Биредә товарның нинди генә төре юк иде. Җитештерүчеләр халыкка, печән, салам, бөртекле ашлыктан башлап, ит-сөт һәм сөт ризыклары, йомырка, бал, яшелчә һәм җиләк-җимеш, икмәк-күмәч, гомумән, хәзинәдә ни бар - барсын да тәкъдим иттеләр. Мондый ярминкәләр һәр ике як өчен дә уңай: халык чагыштырмача арзан бәядән кышка запас тупласа, җитештерүчеләр, үзләреннән арткан продукцияне сатып, табыш ала. Кайбычның уңдырышлы туфрагында үстерелгән азык-төлекне, яшелчә һәм җиләк-җимешне, үзебезнекеләр генә түгел, шәһәр халкы да бик теләп сатып ала. Әле кичә генә районыбыз уңганнары, 30 машина продукция төяп барып, Казан ярминкәсендә 3 миллион сумлык товар сатканнар. Башкала ярминкәләренең чираттагысы 11 октябрьдә булачак.

Бәйрәмнең иң күңеллесе, әлбәттә инде, сәнгать мәктәбе каршында иде. Биредә районның барлык унҗиде мәктәбе, җәй буе көч куеп үстергән яшелчә һәм җиләк-җимеш, консервлаган яшелчәләрдән берсеннән-берсе матур күргәзмәләр оештырып, жюри, үзләренең хезмәттәшләре һәм сатып алучылар хозурына тәкъдим итте. Уңыш күргәзмәләрен тәкъдир итү тәмамлангач, сату башланды. Мәктәп коллективлары тырышып үстергән яшелчәләрне район халкы теләп сатып алды. Мәктәп коллективларының тырышлыгына бәя биргәндә жюри дүрт критерийны исәпкә алды. Укучы һәр балага туры килгән уңыш күләмен, шул уңышны тәкъдир итү, продукция ассортиментын һәм күргәзмәнең үзенчәлеген исәпкә алып куелган балларны кушкач, иң күп баллны Олы Подберезье мәктәбе җыйды. Кече Мәме мәктәбенә икенче урын бирелде. Ә Чүти мәктәбе өченче урынга чыкты. Иң күп уңыш җыеп алучылар - Олы Кайбыч, Чүти, Олы Подберезье, Федоровское, Кече Мәме мәктәпләре. Бу күрсәткеч буенча Кече Мәме мәктәбе коллективына тиңнәр юк. Алар үстергән уңыш, укучылар санына бүлгәч, 209 килограмм туры килә. Ульянковоларның бу сан - 140, Олы Подберезьеның 120не тәшкил итә. Уңыш бәйрәмендә җиңүчеләргә, дипломнар белән бергә, биш, өч һәм ике мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Якшәмбедә Олы Кайбычта зур ярминкә гөрләде