Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Язгы чакырылышта Кайбыч районының 29 егете солдат киеме киячәк

Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр, аларның әти-­әниләре белән елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында район күләмендә очрашу үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Бу чакырылышта 29 егет хәрби хезмәткә китәргә әзерләнә.

Язгы чакырылышта солдат киеме киячәк райондашлар белән очрашу, һәрвакыттагыча, тантаналы төстә узды. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Чүти урта мәктәбенең “Яшь армиячеләр” отрядына йөрүчеләр хәрби темага җырлар, бию башкарды. 
Апас һәм Кайбыч район­нары хәрби комиссары Илшат Паймурзин әйтеп узганча, Россия оборона министры Сергей Шойгуның агымдагы елның 1 апреленнән Россия Кораллы Көчләре сафларына язгы чакырылыш башлануы турындагы боерыгы имзаланды. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин егетләргә Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен теләде. 
– Һәр елны, традиция буенча, яз, көз айларында  егетләрне хәрби хезмәткә озатыр алдыннан бергә җыелып, аларга хәер-фатихабызны бирү өчен очрашу оештырабыз. Хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясе рәисе буларак, һәр чакырылышның уңышлы үтүе, армиягә китүче егетләрнең иминлеге өчен үземдә зур җаваплылык хисләре тоям, – диде ул. –Бөек Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан узучы бу очрашу уңаеннан шуны әйтәсем килә: илебез сагында торган совет солдатлары исеменә беркайчан да тап төшермәгез, алар яулап алган тынычлыкның кадерен белегез, Ватан алдында торган бурычыгызны намус белән үтәгез. Татарстан Хәрби комиссариатыннан киткәндә сезгә кәрәзле телефоннар бирәчәкләр, әти-­әниләрегез, туганнарыгыз белән хәбәрләшеп торыгыз.  Кайбыч егетләре адресына ча бер тапкыр да тәнкыйть сүзләре килгәне булмады. Район газетасы аша укып беләсездер, егетләрнең әти-әниләре исеменә часть командирларыннан рәхмәт хатлары еш килә. Сез дә алар үрнәгендә лаеклы хезмәт итәрсез дип ышанам. Һәр ир-егет шуны белергә тиеш: иртәме, соңмы аңа Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә туры киләчәк. Без сезне туган якларда көтеп калабыз.
Очрашу барышында Борындык, Колаңгы, Кече Мәме, Мәлки, Мөрәле, Надеждино төп мәктәпләренең “Яшь армиячеләр” отрядларына тантаналы төстә флаглар, таныклыклар тапшырылды. 
Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының 100 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. 
Булачак солдатлар арасында “Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалының танылган комбайнчысы Харис Хәбибуллинның улы Дамирны да очраттым. 
– Мин, Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендәге техникумында укып, электрик һөнәрен үзләштердем. Якын көннәрдә диплом алачакмын, аннары тыныч күңел белән хәрби хезмәткә китәм, – диде ул. 
– Улым Дамир алты ел дәвамында минем уң кулым – урып- җыю чорында комбайнда ярдәмчем булды. Тормыш иптәшем Маргарита белән  өч бала тәрбияләп үстердек. Дамир икенче бала, апасы Алсу Казан шәһәрендә шәфкать туташы булып эшли. Быел комбайнда ярдәмчем булып икенче улым Динар эшләр дип торам. Армияне тормыш мәктәбе диләр бит. Үз вакытында мин дә Волгоград өлкәсендә автобатта хезмәт иткән идем, – дип әңгәмәбезгә  Дамирның әтисе Харис Хәбибуллин кушылды. 
Истәлеккә бергәләп фотога төшкәннән соң,  очрашу кафеда мул табын артында дәвам итте. Булачак солдатлар өчен Илгиз Насыйров, Ләйсән Шамилева, Марина Тараканова һәм Диана Леонтьева матур җырларын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев