ЯЗГЫ ЧӘЧҮДӘ ЯЛЛАР ЮК
Олы Тәрбит авылының иген кыры. Басулар тракторлар гөрелтесенә күмелгән. Якшәмбе иртәсендә бу кырга машиналар агылды гына. Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары барысы да монда җыелды.
Иртәнге сәгать уннар тирәсендә зәңгәр күктә вертолет күренде: Президентыбыз Кайбычка килеп җитте. Рөстәм Миңнеханов белән бергә траптан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Альберт Рәхмәтулллин, Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин төште. Кайбыч капкасы - Борындыктан әнә шулай бездәге иген кырларын, авылларны өстән күзәтеп килгән алар.
- Хәерле көн барыгызга да! Кайбыч - күпмилләтле район, шуңа да иң элек православ динендәгеләрне Олы көн белән котлыйм, - диде Президент очрашуга җыелучылар янына килеп җитүгә.
Районда язгы кыр эшләре барышы, башка тармаклардагы эш торышы, халык яшәеше белән таныштыру өчен сүзне шушы җирнең хуҗасы Альберт Рәхмәтуллинга бирде. Кайбыч быел да, республикада беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә кереште. Көздән 10500 гектар мәйданда чәчеп калдырган уҗымнар яхшы кышлаган, хәзер аларны тамырдан тукландыралар, күпьеллык үләннәрне, басуларны тырмалыйлар. Хуҗалыкларда арпа, бодай, борчак чәчә башладылар. Терлекчелек тармагында да эш кайный. Бүгенге көндә Кайбыч бер сыердан сөт саву күрсәткече буенча республикада икенче урында бара. Татарстанда тормышка ашырылучы программаларның унөче безнең җирлектә дә гамәлдә. Авылларның социаль йөзен үзгәртүгә, авыл хезмәтчәннәренең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән ул программалар өчен район башлыгы Президентка халык исеменнән тирән рәхмәтен белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев