Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Багай, Иске Чәчкаб, Шүширмә авылларында ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды. Фоторепортаж

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Багай, Иске Чәчкаб, Шүширмә авылларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән дәүләтебезнең олы бүләкләрен - юбилей медальләрен тапшырды. Сугышның үзәгендә кайнаган, илебезгә җиңү алып килгән ветераннар сафы елдан-ел сирәгәя бара

Альберт Рәхмәтуллин ветераннарга, "Барысы да - фронт өчен, барысы да - җиңү өчен" девиыз астында иртәдән кичкә кадәр армый-талмый эшләгән тыл хезмәтчәннәренә олы рәхмәт сүзләрен әйтте. Өч авылда да очрашулар мул итеп әзерләнгән табын артларында клублар хезмәткәрләре, укытучылар, укучылар чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Багай, Иске Чәчкаб, Шүширмә авылларында ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды. Фоторепортаж