Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

“Безнең әни 13 яшеннән казан астына учак ягып, аш пешерә башлаган”,- ди Олы Кайбычтан Илсөяр апа

Милләтемнең асыл кызы, дүрт балага гомер бүләк иткән олы җанлы ана Рабига апа Җәләлетдиновага да 90 яшь тулды. Чын мәгънәсендә бәхетле, кадерле ана ул! Әнә олуг юбилеена уллары, кызлары ничек зурлаганнар аны! Кәрҗине белән тере чәчәкләргә, бүләкләргә күмгәннәр! Төшке аш вакытында, күрше-тирәдәге әби-апаларны, әниләренең ахирәтләрен, туган-тумачаларын җыеп Коръән дә укытачаклар....

Төп нигездә улы Альберт, килене Рушания белән бик матур яшиләр алар. Олы кызы Илсөяр апа Зиннәтуллина инде лаеклы ялда, үзе дә дәү әни, шушы авылда яши.
-Безнең әни кызларга аеруча таләпчән булды. Кич чыкканда да вакытында кайтырга кирәк. Эш сөючән, тырыш итеп тәрбияләде ул безне. Үзе 13 яшеннән ятим калган. Окоп казыганда салкын тиептер инде,әнисе авырып үлгән. Табуреткага басып, казан астына учак ягып аш пешерүен еш искә ала иде ул,- ди Илсөяр апа.


Люциясе дә ерак китмәгән, күршедәге Иске Чәчкабта гына, тормыш иптәше Илшат Гыйбадуллин белән ул да иртәдән үк төп нигезгә әнисен котларга килгән. Казандагы улы Илгиз дә хатыны Равия белән бергәләп кайтып төшкән. Сигез онык, алты оныкчыгының кадерле дәү әнисе дә әле ул!
-Барысы да хөрмәт итеп яши мине. Үзләре кайта алмасалар, телефоннан шалтыратып торалар. Бер генә бәйрәмдә дә игътибарсыз калдырмыйлар. Колхозда да, фермада да эшләдем, пенсиягә чыканчы 40 елга якын "Правда" колхозының бухгалтеры булдым. Җитәкчеләрнең юбилее белән котлавына да мең рәхмәтлемен,- диде Рабига апа безне озатканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Безнең әни 13 яшеннән казан астына учак ягып, аш пешерә башлаган”, ди Олы Кайбычтан Илсөяр апа