Кайбыч почтасы – республика күләмендә җиңү яулады
Олы Кайбычтагы почта бүлеге 2015 елның беренче яртыеллыгына район газетасына яздырту буенча быел республика буенча җиңүче дип табылды. Әле шушы көннәрдә генә "ТАТМЕДИА" җәмгыятендә хат ташучылар һәм почта бүлекләре арасында игълан ителгән бәйгегә йомгак ясадылар. Безнең почта бүлеге анда 50 мең сум күләмендәге премия һәм диплом белән бүләкләнде.
Бу бәйге һәр яртыеллык саен үткәрелә һәм анда җиңүчеләрне газеталар тиражын узган подписка чорыннан арттырып үтәүгә карап билгелиләр.
- "Татарстан почтасы" - тиражларны формалаштыруда безнең стратегик партнерыбыз ул. Подписчиклар аудиториясен нәкъ сезнең ярдәм белән булдырабыз. Моның өчен җитәкчелеккә, безнең басмаларны халыкка таратуда армый-талмый эшләүче хат ташучыларга тирән рәхмәтемне белдерәм, - диде "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. - Хат ташучыларны һәр йортта көтеп алалар, алар күпмедер дәрәҗәдә психолог та, социаль хезмәткәр дә әле.
Җиңүчеләр күп түгел иде. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә Әлки районыннан Нурсия Хәйруллина, Кукмарадан Гөлнара Баһапова, Минзәләдән Нияз Хәбибуллин, "Иң яхшы шәһәр почтальоны"нда Яшел Үзәннән Мәдинә Хөсәенова бүләкләнде. Мәдинә ханым тумышы белән Кошман кызы булып чыкты, якташларына безнең аша сәламнәрен җибәрде. Хат ташучыларга утызар мең сум күләмендә премия тапшырылды. Ә почта бүлекләре арасында бердәнбер җиңүче - Олы Кайбычтан. Әнә шушы биш җиңүчене "ТАТМЕДИА", "Татарстан почтасы" җитәкчелеге, шул районнарда чыгучы газеталарның баш мөхәррирләре катнашында зурлап котладылар. Тантана барышын республикадагы төрле телевидение каналлары, газета журналистлары яктыртты.
- Әлеге җиңү - барыбыз өчен дә уртак җиңү ул, - диде почта җитәкчесе Гөлсәрия Галиәскәрова. - Подписка оештыруда безгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бик нык ярдәм итә. "Кайбыч таңнары" редакциясе коллективына безне шушы бәйгегә тәкъдим иткән өчен аерым рәхмәтебезне җиткерәбез. Халык бу газетага теләп, яратып языла, аны тагын да эчтәлеклерәк итеп чыгара башладылар. Редакция белән безнең почта арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек алга таба да дәвамлы булыр, дип ышанам. Әле подписка башланып кына килә, ә район газетасына яздырту планы якынча 50 процентка үтәлде инде.
Премия акчасын Олы Кайбыч почта бүлеге составында булган авылларда эшләүчеләргә бүлеп биргәннәр. "Башка почта бүлекләренә дә торт белән чәй эчү өчен бераз булса да өлеш чыгардык", - диде Гөлсәрия ханым.
- "ТАТМЕДИА" үткәрүче әлеге бәйге безнең хат ташучыларга зур стимул ул. Аларның хезмәт хаклары түбән, аны арттыру өстендә эшлибез, - диде "Татарстан почтасы" директоры Регина Кузнецова (рәсемдә).
Бәйге бу яртыеллыкта да дәвам итә. Анда җиңү өчен күп кирәкми: бары тик авылда яшәүчеләрнең барысын да диярлек «Кайбыч таңнары»на гына яздыртырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев