Кайбыч районы урак батырлары
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хуҗалыклардан һәркөнне комбайнчыларның эш күрсәткечләрен алып, хезмәт алдынгыларын билгели. Беренче өчлеккә кергән алдынгылар белән сезне дә таныштырып узабыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Мәгълүматлар - 15 августка.
"Класс-Мега" комбайнчыларыннан: "Алтын кырлар"дан Вячеслав Туртыгин (11603 центнер ашлык суктырган), "Гөбенә"дән Альберт Лазарев (11329 центнер), "Алтын кырлар"дан Виктор Кашарин (10056 центнер).
"Акрос" комбайнчыларыннан: "Алтын кырлар"дан Александр Куприянов (11628 центнер), Илсур Булатов (10148 центнер) Рифат Хәйретдинов (10066 центнер).
"Нью-Холланд" комбайнчыларыннан: "Гөбенә"дән Харис Хәбибуллин (9614 центнер), "Алтын кырлар"дан Валерий Савельев (9396 центнер), Иван Данилов (8373 центнер).
"Класс-Тукано" комбайнчылары: "Заволжье"дан Айрат Сафиуллин (7418 центнер), Данис Вәгыйзов (6086 центнер), Данияр Вәгыйзов (5851 центнер).
"Дон"-1500" комбайнчылары арасында "Гөбенә"дән Леонид Батманов (6065 центнер), Леонид Блинов (5921 центнер), "Олы Колаңгы"дан Илсур Вәлиев (4876 центнер).
"Енисей" комбайнында эшләүчеләрдән "Чекмарев" хуҗалыгыннан Сергей Майоров (2847 центнер), Аяз Нигъмәтҗанов (1885 центнер), Александр Потапов (1638 центнер).
"Подберезье" дан "Палессе" комбайнчысы Линар Сибгатуллин 10734, "Олы Колаңгы"дан "Нива" комбайнчысы Юрий Петров 2955 центнер ашлык суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев