Кайбыч районында игелекле эшләр эстафетасы дәвам итә
Әлеге акциянең максаты - социаль проблемаларны хәл итү идеяләрен алга сөрү, халыкның активлыгын арттыру. Бу чара кысаларында җәмәгатьчелек территорияләре төзекләндерелә, экологик һәм хәйрия, балаларга, өлкән һәм ялгыз кешеләргә ярдәм итү чаралары үткәрелә.
"Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте шулай ук татарстанлыларны берләштерүне, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның инициативаларын һәм программаларын яклауга юнәлтелгән конкрет эшләрне тормышка ашыруны, республикабызны үстерүгә теләктәшлек итүне күз уңында тота. "Игелекле эшләр эстафетасы" әлеге иҗтимагый теләктәшлекнең, республикабызга һәм аның халкына карата битараф булмауның матур бер үрнәге.
Игелекле эшләр Кайбыч районында да байтак башкарыла. Узган атна башында Олы Кайбыч мәктәбендә укучы волонтерлар район үзәк сырхауханәсендә дәваланучы ветераннарның һәм сугыш ветеранының тол хатынының хәлен белеп, күкрәкләренә Георгий тасмасы такты. Шулай ук сырхауханәдә ятучы башка авырулар да игътибарсыз калмады - волонтерлар аларга да күтәренке кәеф бүләк итте.
Ә инде 24 апрель Олы Кайбычта Игелекле эшләр көне буларак үткәрелде. Бу көнне район үзәк сырхауханәсе табиблары, лаборанты администрация бинасынының киңәшмәләр залында хезмәткәрләрнең кан басымын үлчәде һәм кан составындагы шикәр микъдарын тикшерде, зарларын таңлады. Биредә шулай ук участок табибы да кабул итте.
- «Президент белән бергә» хәрәкәтенә медиклар да теләп кушыла. Гиппократ антын биргән кешеләр буларак, без халык сәламәтлеген кайгыртабыз. Медицина тикшерүе өчен юкка гына әлеге бинаны сайламадык, чөнки бу - Кайбычта кеше иң күп йөри торган урыннарның берсе. Аннан, эшләгән кешенең күп очракта үз сәламәтлеген тикшертеп торырга вакыты юк, ә монда тиз генә тикшерелеп алгач, барыбер җайлы, кеше үз сәламәтлегенең торышын белә һәм аз булса да уйлана. Бу чара шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауның нәтиҗәле юлы булып санала, - диде үзәк сырхауханә баш табибының медицина хезмәте күрсәту буенча урынбасары, «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте активисты Алмаз Алиуллин.
Хезмәткәрләр бу чараны бик уңай кабул итте. Кан басымын үлчәтеп, канындагы шикәр микъдарын ачыкларга теләүчеләр шактый иде.
- Эш урынына килеп тикшерүләре бик тә әйбәт булды. Кан басымын үлчәп торсам да, кан анализын тикшерткәнем юк иде. Теләк булса да, гел дә вакыт җитми килә. Шикәр нормадан бераз югарырак булып чыкты. Хәзер инде, табибка барып, дәвалана башларга була. Бик тә кирәкле чара бу, - дип, фикерен белдерде оешмаларның берсендә эшләүче Роза Закирова (исемен үзгәртеп бирүебезне үтенде. А.Г.)
Узган атнаның җомгасында район Картлар һәм инвалидлар йортында җылы очрашу булды.
- Безгә, Кайбычтан килеп, бүлмә гөлләре, җылы оекбашлар, китаплар бүләк иттеләр. Концерт та куйдылар. Дөрес, монда без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермибез, ә менә игътибардан, наздан тагын да күңелебез була, - диде биредә гомер йомгагын сүтүче Минхарис абый.
Кайбычта игелекле эшләр эстафетасы дәвам итә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте активисты Фатыйма Бикбова:
- Безнең районда «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәтенә кушылучылар саны арта бара. Игелекле эшләрнең ел әйләнәсе туктаганы юк, дисәк тә, арттыру булмас. Һәрбер ветеран, һәр ялгыз кеше - игътибар үзәгендә. Әйтик, бездә 90 яшен тутырган өлкән кешеләрнең һәрберсенә, Россия Президенты юллаган открытка белән бергә, район башлыгының махсус бүләге дә тапшырыла. Аларның һәрберсен, өйләренә барып, кулларын кысып бүләклибез. Ә экология темасы, гомумән - көн үзәгендәге мәсьәлә. Җәмәгать урыннарын төзекләндерүгә, бизәүгә зур игътибар бирелә. Көздән Олы Кайбычтагы боз катогы тирәсен, өмә ясап, чүп-чардан чистарттык. 30 апрельдә барлык райондашлар җыелып, агачлар утыртырга планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев