Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районында тантаналы рәвештә Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар тапшырдылар

Хатын-кызның бөтен күрке, матурлыгы - ана булуда. Аның төп вазифасы - инсафлы, иманлы, белемле балалар тәрбияләү. Әни булу - җиңел түгел, шуңа күрә гүзәл затларга нечкә күңел, назлы булу, сабыр лык, башкаларга юл куя белү кебек матур сыйфатлар бирелгән.

Үткәннәргә, узган гасырларга күз салсак, хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны күпкә үзгәргәнен аңлыйбыз. Хәзер ул ир-атлар белән беррәттән белем ала, эшли, гаиләнең матди хәлен яхшырту өчен тырыша. Гаиләдә дә, һөнәри өлкәдә дә уңыш казанучы хатын-кызларга күп итеп мисал китерергә мөмкин. Моңа хатын-кызның өендә тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрен күпкә җиңеләйткән көнкүреш техникасының алга китүе дә күпмедер дәрәҗәдә сәбәпчедер. Ләкин тормыш шартлары яхшыруга да карамастан, гаиләләрдә балалар аз туа. Россия хөкүмәте дә әлеге проблеманы хәл итүдә кайгыртучанлык күрсәтә. Моңа бәйле рәвештә дәүләт программалары да кабул ителде. Алар арасында иң мөһиме - балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары турындагысы. Әлеге программа безнең илебездә унынчы ел тормышка ашырыла, ә тантаналы рәвештә Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру Кайбычта күркәм традициягә әйләнде.
Чираттагы шундый тантананы Әниләр көненә багыш ладылар. Олы Кайбычтагы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә сертификат алучыларны котларга килгән. ЗАГС бүлеге һәм Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән чарада гаиләләрнең сөенечен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да уртаклашты.
- Мин көн саен сертификат тапшырырга әзер, районыбызда балалар туып кына торсын! - диде Альберт Рәхмәтуллин. - 2016 елда демографик күрсәткеч белән мактана алмыйбыз әле: үлем очраклары күп, балалар узган елгыдан азрак туды. Өйләнешүчеләр саны да кимрәк, бу исә киләсе елга да сабыйлар туу күрсәткече яхшырмаска мөмкин дигән сүз. Кайбыч гаиләләрендә икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар дөньяга аваз салсын, районда халык саны да артсын иде. Безнең гаилә дә - Ана капиталына сертификат иясе, аннан ничек файдаланачагыбызны әлегә хәл итмәдек. Мөгаен, балаларны укытуга тотарбыз. Капитал акчасын дөрес итеп, гаиләгезнең мәнфәгатьләрен күз уңында тотып куллануыгызны теләп калам.
Чын күңеленнән бәхет, сәламәтлек һәм уңышлар теләп, район башлыгы бәхетле әти-әниләргә сертификатлар тапшырды.
ЗАГС начальнигы Рафия Гайнуллина сөйләвенчә, Олы Кайбычтан Раилә һәм Рушан Хәялиевлар гаиләсендә, 29 сентябрьдә, дүрт яшьлек Зөбәрҗәткә иптәш булып, икенче кызлары Саҗидә туган. Раилә - безнең мөлаем һәм нечкә күңелле хезмәттәшебез дә әле ул! Аның мәкаләләрен "Кайбыч таңнары"н укучылар түземсезлек белән көтеп ала. Рушан - "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә юрист булып эшли. Шул ук көнне Мәлкидә яшәүче Козловлар гаиләсенең дә бәхете арткан. Миләүшә - тумышы белән Чүтидән, Мәлки кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшли, Сергей Чүти мәктәбендә физкультура укыта. Дүрт яшьлек Эльдарның хәзер Эльвина исемле сеңлесе бар.
- Әлегә без әти-әниләр белән яшибез, яшь гаилә буларак, Федераль программа буенча үз йортыбызны төзибез, - диде Сергей. - Бүген безне котларга әниләребез Людмила белән Гөлнар да килде.
Федоровскоедан Альбина һәм Рәиф Гыйләҗевлар гаиләсендә, барысын да куандырып, уллары Рамазан туган. Альбина - Кайбыч Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры булып эшләгән җиреннән декрет ялына чыкты, Рәиф - Федоровскоедагы аерым янгын сүндерү посты хезмәткәре. Олы уллары Камил зурлар сыман җитди, үзенең абый икәнен яхшы аңлый ул. Екатерина Матвееваның да энесе туган, ул Илья исемле. Алар Хуҗа Хәсәндә яши. Әниләре Анна - Кайбыч кибетләренең берсендә эшли, әтиләре Петр - «Ак Барс Кайбыч» җәмгыятенең өченче филиа лы инженеры.
Бу гаилә яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы ярдәмендә йорт җиткергән. Әти-әниләрне икенче балалары туу белән Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова да котлады.
- Гаилә бәхете - балаларда, - диде ул. - Балаларыгыз сәламәт булып үссен һәм сезне уңышлары белән шатландырсын! Ә Ана (Гаилә) сертификаты сезгә аларны тәрбия ләүдә ярдәмгә киләчәк, ул бүгенге көндә 453 мең 26 сумны тәшкил итә, 2020 елга кадәр үзгәрешсез кала. Программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле райондагы 829 гаилә сертификат алды, аларның 696сы өч йөз миллион сумга якын акчадан файдаланган.
Быелдан башлап Ана капиталын инвалид балаларны тернәкләндерүгә дә кулланырга була.
Хезмәттәшләренең шатлыгын уртаклашырга социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Мәлки кулланучылар җәмгыятеннән Валентина Мухина һәм сертификат алучыларның якын туганнары да килгән иде. Тантана ахырында барлык әниләр бергәләп бишек җырын башкарды. Сабыйлар бәхетле булып үссен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында тантаналы рәвештә Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар тапшырдылар