Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Кайбычлылар “Бишле куелган иртә” акциясендә катнашты

Кайбычта яңа акция старт алды. "Татарстан командасы" җәмәгатьчелек инициативасы нигезендә оешкан "Бишле куелган иртә" акциясе кысаларында шимбә көнне бик күпләр үзләренең иртәсен йөгерүдән башланды. Бу акция 20 июльдә башланды һәм 31 августка кадәр дәвам итә.

Алдан хәбәр ителгәнчә, очрашу урыны итеп яңа ял паркы билгеләнгән иде. Иртәнге сәгать җидедә спорт киемнәреннән киенгән җитәкчеләр, оешмалар хезмәткәрләре көннән-көн яңара баручы паркка җыелды. Аларны Кошман мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллин сәламләде.
- Бүген әлеге акциядә катнашучыларга иң зур бүләк - сәламәтлек, - диде ул. - Оештыручыларның максаты- гаиләләрне спортка тарту, парк һәм скверларда ял иттерү. Арада балалары белән килгән гаиләләр дә шактый күп күренә. Бу парк киләчәктә дә барыбызның да яраткан урынына әйләнсен, мондый чаралар еш узсын, - диде ул.
Район мөхтәсибенең тормыш иптәше Гүзәл ханым да балалары белән килгән иде.
- Хәбибәнең иртән йокыдан торасы килмәсә дә, үзендә көч тапты. Ул барлык чараларда да актив катнашырга тырыша. Балаларда спортка мәхәббәт тәрбияләү мактауга лаек, - диде ул.

Әлеге акция сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү белән беррәттән, үзең яшәгән авылны, гаиләңне, дусларыңны ярату хисләре уятуга да юнәлтелгән. Без, бер команда булып, зәңгәр күл тирәсен йөгереп үттек. Иртәнге йөгерүдән алган яхшы кәеф көн озынына җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар “Бишле куелган иртә” акциясендә катнашты