«Туган җиргә мәхәббәт табигатьне яратудан башлана", - дип язган рус язучысы Константин Паустовский. Әлбәттә, табигатьне ярату ул аның матурлыгына, байлыгына һәм көченә соклану гына түгел. Без - хәзерге буын вәкилләре өчен табигатькә мәхәббәт беренче чиратта аны кайгыртудан гыйбарәт булырга тиеш.
2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Россия күләмендә дә бу ел экологиягә багышланган. Исегезгә төшерәбез: узган ел республикада Су саклау зоналары елы булды, ә 2015 ел Парклар һәм скверлар елы буларак тарихка кереп калды. Болар барысы да - бер чылбырның уртак буыннары һәм бер-берсе белән тыгыз үрелеп бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указында күрсәтелгәнчә, проектта каралган бөтен чаралар да җәмәгатьчелекне экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, халык өчен уңайлы тирәлек булдыру максатында тормышка ашырылачак. Республикада шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны төзекләндерү эшләре быел да дәвам итә.
Кайбыч районы республикада тормышка ашырылучы программаларда актив катнаша. Соңгы ике елда Олы Кайбычта ике балалар мәйданчыгы булган парк сафка басты, аның территориясендә ландшафт дизайны ясалды, агачлар утыртылды, авылларда елга һәм күлләр чистартылды, аларның тирәләре матурланды. Оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре ел саен язгы санитар икеайлыкта катнаша, кайбычлыларның "Халык контроле", "Мәктәп экопатруле", "Рөхсәт ителмәгән чүплек урыннары" мәгълүмат системасына хәбәр итү мөмкинлеге бар. Бездә Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына әзерлек узган ел ук башланды. Үткән елның көзендә Кайбычның «Ямьле ил» республика проектында катнашуы хакында язган идек инде. Башкалабыздагы югары уку йортларының берсендә белем алучы яшь студент-архитекторларга диплом эшләре эскизында район үзәгендәге яңа паркны һәм Сабантуй мәйданын тоташтыру проектын чагылдыру тәкъдим ителгән.
- «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы кысаларында Сабантуй мәйданында велосипедта йөрү юлы ясау планлаштырыла. Ул кышын чаңгы трассасы ролен үтиячәк. Территориягә утлар кую, уңайлы ял зонасы булдыру, тантаналы чаралар үткәрелүче үзәк мәйданчыкны реконструкцияләү дә күз уңында тотыла, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров. - Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында Олы Кайбычта Бәрле елгасы плотинасын реконстррукцияләү проектын тормышка ашыруны да планлаштырабыз.
Ә фотога төшерергә яратучылар өчен "Россиянең су хәзинәләре" Бөтенроссия туган як су пейзажлары фотоконкурсы игълан ителде инде. Федераль су ресурслары агентлыгы тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйге барышында сулыклар сурәтләнгән иң яхшы кадрларны ачыклаячаклар.
Экологик культура - үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүнең аерылгысыз өлеше ул. Нәни чактан ук гаиләдә алган гадәтләр балалар бакчасында һәм мәктәптә дә дәвам итә. Баланы тирә-юньне пычратмаска, табигатькә игътибарлы булырга ничек өйрәтергә? Ә олыларны ничек итеп үзгәртергә? Әлбәттә, зурларның үз-үзләрен тотышы балаларга зур йогынты ясый. Гади генә мисал. Әгәр һәр кеше кибеткә үз сумкасы белән барса, чираттагы полиэтилен пакет таулары хасил булмас иде. Килер бер көн, чит илләрдәге кебек без дә каты көнкүреш калдыкларын төрле төстәге чүп контейнерларына аерып салырбыз дип ышанасы килә. Сортларга аерылган чүп-чарны кабаттан эшкәртергә була бит. Көнкүреш калдыкларын яндыручы заводлар төзеп кенә проблеманы хәл итү мөмкин түгелдер, мөгаен. Экологлар безнең планетада чүплекләр катастрофик тизлектә арта, дип чаң суга. Алар уңдырышлы җирләрне юкка чыгара, үсемлек һәм терлекләр үлеменә китерә, кешеләрне агулый. Быел бу хакта сөйләшүләр күп булачак, экологик проблемаларны хәл итү юллары да эзләнәчәк. Безнең бурыч - табигатькә, димәк, үз-үзебезгә зыян салмау.
Нет комментариев