Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Колаңгыда яшәүче яшь механизатор Алмаз Җамалетдинов: «Туфракны сукаламыйча гына чәчәбез»

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан алдынгы механизатор турында язу теләгем барлыгын әйткәч, миңа, ике дә уйламыйча, Алмаз Җамалетдинов исемен атадылар. 2012 елдан бирле берсеннән-берсе куәтлерәк техника иярләүче бу тракторчы турында моңарчы бер дә язганыбыз булмаган икән.

Колаңгы авылында туып-үскән Алмазның Турминский авылы янындагы басуда көзге бодай чәчүен әйткәч, шунда юл тоттым. Алмаз иярләгән зур трактор без килеп туктаган басу читеннән бик еракта иде әле. Яшь механизаторны көзге бодай чәчә дигәннәр иде, ә монда җирне сукаламаганнар да, бөтен басу каты камыл. Ул арада тракторчы килеп туктады да, мине күреп, исәнләште һәм, шат елмаеп, кабинасына утырырга чакырды. Аптыраулы карашымны күрептер инде, сүзен аңлатыбрак дәвам итте.


– Хәзер эшемнән туктап, һич кенә дә сезнең белән сөйләшеп тора алмыйм. Чөнки моны компьютер аша бөтенесе дә – генераль директордан башлап, бухалтерия дә, агрономнар да, башка белгечләр дә күрәчәк, – диде Алмаз. – Минем агрегатта басуны тагын ике тапкыр әйләнеп чыгарлык орлык һәм ашлама калды. Юл читендә торучы машинадагы зур капчыклардагы орлыкларны төягеч белән агрегатка яңадан тутыру өчен ярты сәгатьләп вакыт кирәк. Шул арада әңгәмә корырбыз. Хәзергә барысын да кабинада сөйләп барырмын, андагы цифрлы яңа технологияләр белән дә танышырсыз.
“Без бер-беребезне аңламыйбыз ахры, сез чәчү турында сөйлисез, басуыгыз сөрелмәгән дә бит әле”, – дим Алмазга.
Йөзеннән бер дә елмаю китмәүче механизатор мине үз артыннан кабинага алып менеп китте.
– Дөрес әйтәсез, җир сукаланмаган. Туфракны сукаламыйча гына чәчәбез. Узган ел безгә “Август” фирмасы килгәч, көзге чәчүне ноу-тилл (инглизчәдән, сөрмичә генә дигәнне аңлата) дигән яңа технология буенча алып барачагыбызны белгәч, аптырап калган идем. Ун ел буе чәчүдә эшләп, мондыйны күргәнем булмады. Бу алым бик отышлы булып чыкты, – диде Алмаз Азат улы. – Беренчедән, уңдырышлылык бермә-бер артты, икенчедән, бу экономия режимында эшләргә мөмкинлек бирә. Элек башта туфракны сукаларга, культивацияләргә, тырмаларга, чәчәргә, корткычларга каршы эшкәртергә кирәк иде. Күпме трактор, ягулык-майлау материалы, эшче таләп ителде. Хәзер боларның барысы да бер үк вакытта комплекслы алып барыла. Агрономнар аңлатканча, бу туфракның структурасын саклау, уңдырышлылыкны арттыру максатын күздә тота.


Уңдырышлылык дигәч, журналистларны “Август”ның Лениногорскидагы хуҗалыкларына алып барулары искә төште. Анда җирне сукаламыйча чәчелгән басуның бер гектарыннан, ышанасызмы, юкмы, 88,5 центнер уңыш алганнар! Уңдырышлы Кайбыч җирендә дә шулкадәр уңыш үстерү, бәлки, чынбарлыкка әйләнер әле.
Тракторда барганда, Алмазның техника белән бөтенләй идарә итмәвен күреп, куркып куйдым. Рульгә дә тотынмый, педальгә дә басмый, дигәндәй. “Борчылмагыз, бу “акыллы “ техника, үзе бара, борылышта гына кеше кирәк булачак, бу хакта кабинадагы икенче “акыллы прибор” хәбәр итә”, – дип, кечерәк кенә өч компьютерга төртеп күрсәтте.
– Күрәсезме, экранда агрегатта 230 килограмм орлык, 376 килограмм ашлама калганы күренә. Ул беткәч, басу читенә чыгам һәм кабат орлык салалар. Басуның тапталып, тыгызлануына юл куймас өчен, анда бер техника да кертелми. Икенче компьютерга күз салсагыз, сары төс белән билгеләнгән участокларда чәчүнең инде беткән булуы күренә, чәчелмәгәне зәңгәр төс белән билгеләнгән, кызылы – басу чикләре. Өченче экранда кайсы сошникның тыгылуы күренә. Тыгылса, чистартып алам да, кабат эшкә тотынам. Җәй көне комбайнда да эшләдем. Анда да сәгать ничәдә эшкә керешүебез, игеннең дымлылыгы, күпме ашлык суктыруыбыз турындагы һәм башка мәгълүматлар ачык күренә, – диде Алмаз.
“Сер түгел, элек эштән кайтканда, бераз ашлык кыстырып кайтучылар да була иде”, – дим.
– Беләсезме, бу агрофирма безгә килгәнче, элеккеге хуҗалыкта хезмәт хакын аз алып эшләдем. Айлар буена тоткарланган чаклар да булды. Әмма, түләмиләр дип, бер генә механизатор да эшен ташламады. Игенче өчен иң мөһиме акча түгел, ә басуларда икмәк үстерү, бер гектар җир дә эшкәртелмичә калырга тиеш түгел. Хәзер хезмәт хакым өч тапкыр артыграк, вакытында түлиләр. Шулай булгач, мин ник ашлыкка кул сузарга тиеш соң әле? Хезмәт хакым фәлән тонна иген сатып алырга мөмкинлек бирә бит, – диде әңгәмәдәшем. Гомумән, җитәкчелекнең максаты – авыл хезмәтчәннәренең абруен күтәрү, авылларны саклап калу, алар җирнең кадерен белә. Кыш айларында спорткомплекста секцияләрдә шөгыльләнәбез, күрше районнарга волейбол, баскетбол, футбол, йөзү ярышларына йөрибез. Болар өчен агрофирма түли.
Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, эшче һөнәрен сайлаган Алмаз Җамалетдинов – өч бала әтисе. Камил һәм Азалия мәктәптә укый, Эльвиналары балалар бакчасына йөри. Яшьләрне торак йорт белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән өр-яңа йортта тормыш иптәше Гүзәл, балалары белән матур гомер кичерәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев