Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына рәхмәт белдерде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 18 сентябрь көнне узган Россия Федераль җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Сайлау участокларына килеп, туган республикасына ярдәм иткән барлык татарстанлыларга рәхмәт! «Бердәм Россия» партиясе җыйган тавышларның югары нәтиҗәләре гамәлдәге хакимияткә һәм милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, иҗтимагый тотрыклылыкны саклауга, тотрыклы социаль-икътисадый үсеш курсына ышанычны күрсәтә. Без Россия Дәүләт Думасына «Татарстан командасы»н - республиканың тәҗрибәле профессиональ һәм ватанпәрвәрләрен вәкил итеп җибәрәбез» - ди Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты яңа формалашкан депутатлар корпусының Татарстан халкы мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле тәкъдим итәчәгенә ышаныч белдерүен дә искәртте. Бу хакта ТР Президенты сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына рәхмәт белдерде